Барлык яңалыклар
Икътисад
20 ноябрь , 14:15

Беренче катта яшәсә-ә-әң, подвалда канализация тыгылса-а-а...

Уфада яшәүче ир-ат “Тын чаукалык” идарә итүче компаниясеннән суд аша 300 мең сумнан артык зыянны түләттергән.

Беренче катта яшәсә-ә-әң, подвалда канализация тыгылса-а-а...
Беренче катта яшәсә-ә-әң, подвалда канализация тыгылса-а-а...

   Уфада яшәүче ир-ат “Тын чаукалык” идарә итүче компаниясеннән суд аша 300 мең сумнан артык зыянны түләттергән. Гаделлек тантана итсен өчен аңа БР буенча Роспотребнадзор белгечләре ярдәм иткән.

   Эш шунда – беренчекаттаяшәүчеирнең фатиры астындагы подвалда канализация тыгылганнан соң, ул ремонтка шактый акча түгәргә мәҗбүр булган.Улбу сумманы идарә итүче компаниядән кайтаруныталәп иткән, ләкин аның мөрәҗәгатен игътибарсыз калдырганнар.

    Тикшерүләр шактый вакыт алган, әмма нәтиҗәдә суд идарә итүче компаниядән 336 мең сум түләтергә дигән карар чыгарган. Аларның 199 мең сумы – матди  зыян, 137 меңе – процентлар, әхлакый зыян компенсациясе һәм зыянны исәпләү бәясе, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзорның БР буенча идарәсендә.

Фото: ecostep74.ru

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас