Барлык яңалыклар
Икътисад
11 ноябрь , 20:44

"Башспирт" сатылмаячак

"Моның зарурлыгын күрмим".

"Башспирт" сатылмаячак
"Башспирт" сатылмаячак
Радий Хәбиров "Башспирт" предприятиесе сатылуы турындагы имеш-мимешләрне таратты. "Предприятие керем китерә, шуңа күрә дә аны сатуның мәгънәсе юк",-диде ул.
"Мөгаен, берничә ел элек банкротлыкка төшкән дип сөйләүчеләр булган вакытларда "Башспирт"  сату өчен кызыклы булгандыр.  Бүген "Башспирт" каты хәмер җитештерүче алдынгы 5 предприятие арасына керде. Предприятие нәтиҗәле эшли, эш хаклары арта, сату өчен яңа киштәләр пәйда була. Мин моны Раиф Рамазанович Абдрахимовның нәтиҗәле менеджементына бәйлим. 
Радий Фәрит улы билгеләвенчә, "Башспирт"ны сатып алырга теләүчеләр булган. "Мин аларга моның зарурлыгын күрмим дип әйттем,- диде Радий Хәбиров. -Кабатлап әйтәм, предприятие керем китерә, күпмиллиардлы акцизлар бирә. Шуңа да әлегә аны сату планлаштырылмый". 

Фото: "Башинформ".

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас