Бүген, 7 ноябрьдә, Башкортстанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган тантаналы чаралар уза, елга нәтиҗәләр ясала, хезмәт алдынгылары бүләкләнә.
Узган атнада Әлшәй районы Әбдрәшит авылыннан Наил Мәсгуть улы Әминев “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Ул инде дүрт дистә елга якын “Заря” хуҗалыгы җитәкчесе йөген тарта.
“Дөресен әйткәндә, 7 яшьтән авыл хуҗалыгындамын”, – дип шаяртырга яратучы Наил Мәсгуть улы хезмәт юлын 1979нчы елда колхозда механик булып башлый, шуннан – баш инженер, аннары 1986 елдан бирле – хуҗалык җитәкчесе вазифасында.
Эшләгән еллар карашыннан чыгып, үткәннәр белән бүгенгене чагыштырып, нинди бәя бирер идегез, дим.
– Һәр заманның үз авырлыгы, үз җиңел ягы бар. Элекке вакытта шунысы җиңел булды: хөкүмәтнең “руле” нык иде. Ул безгә ничек эшләргә юл күрсәтте. Техникасын да, ягулыгын да, ашлама-орлыгын да үзе бирде. Без ул кушканнарны үтәп кенә бара идек. Хәзер исә, үзең шәйләп, эшне дөрес алып бармасаң, үзеңә үпкәләп утырырга гына кала. Мин эшли башлагандагы гөрләп торган күп кенә хуҗалыклар бетте. Кайсыберләренең хуҗалары миннән: “Син ничек хуҗалыкны таратмый алып кала алдың?” – дип сорыйлар. Моның сере шунда: элек күпләр, акча кирәк булса, гел банктан алды. Ә без шул вакытта ук үзебезнең исәптә акча булдыру турында уйладык. Шуннан берзаман хөкүмәт безне, үзегез эшләгез, үзегез табыгыз дип, үзаллыга калдырды. Без ул вакытка инде “тәпи йөрергә өйрәнгән” идек. Хәзер инде техникасын да, ашламасын да үзебезнең акчага алабыз, орлыкларны да яңартабыз, хезмәт хакын да айныкын айга түләп киләбез. Бүгенге көнгә исәптә акчабыз да бар. Бер ун елдан артык кредит алганыбыз юк. Һәм келәттә продукциябез бар – елныкын елга калдыра киләбез. Чөнки авыл хуҗалыгы – шундый тармак: бер елны кесәңә әзрәк җыйсаң, икенче елны туздырып бетерергә туры килә. Шуңа запас булдыру мөһим, – ди Наил Әминев.
– Ә быел келәтләр тулдымы? – дип кызыксынам.
– Авыл хуҗалыгы табигать шартларына бәйле. Соңгы өч елда һава шартлары бик яхшы булды. Быел билдән баткакка батып чөгендер чыгарсак та, уңыш яхшы. 40 елга якын эшләп, мондый уңыш алганыбыз юк иде. Гектардан 800 центнерга кадәр чыга. Элек 200не алсак, куана идек.
Иген культураларының көздән чәчелгәннәре күп булгач, корысын келәтләргә тутырырга өлгердек, шуннан яңгырлар китте. Калган меңәрләгән тонна иген юешләнде. Аны җыеп, элеваторга илтеп салдык. Хәзер элеватор счетчигын әйләндерә. Без аңардан әллә ни табыш ала алмыйбыз, әмма без аны югалтмадык. Крестьян әдәбе ашлыкны яланда калдырырга юл куймый.
Бүгенге көнне булганына куанып яшәргә кирәк. Үзең җитез, елгыр булмасаң, я кояш, я яңгыр гаепле була. Шуңа заманга яраклаша белергә кирәк дип уйлыйм, – дип сүзен йомгаклады тәҗрибәле җитәкче.