

2025 ел Башкортстан аграрийлары өчен бер үк вакытта рекордлар елы да, сынаулар елы да булды, диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов уңыш йомгакларына багышланган брифингта.
Һава шартлары катлаулы булуга карамастан, республикада 3,8 миллион тонна иген (эчке ихтыяҗ – 2,2 миллион тонна), 1 миллион тонна майлы культуралар, 2 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере җыелган.
– Без төбәктә чөгендер үстерү тарихында иң югары уңыш алдык – гектардан 480 центнер. Бу – системалы инвестицияләр һәм грамоталы агротехника нәтиҗәсе, – ди аграр ведомство җитәкчесе. Бу майлы культураларга да кагыла. Әйткәндәй, бүген майлы культуралар иң керемлегә әйләнә бара.
Әмма югары дымлылык һәм киптерү куәтләре җитмәү аркасында продукциянең сыйфаты зыян күрә.
Игенне үстереп, уңыш алу бер мәсьәлә булса, икенчесе – ана сату.
– Бүгенге көндә ашлык бәясе аграрийларга актив инвестицияләр кертергә мөмкинлек бирми. Без чимал сату бәясе бик түбән булган базарда яшәргә мәҗбүр, – ди Илшат Фазрахманов. Аның әйтүенчә, ашлыкка түбән бәяләр – профицит һәм эчке базарда югары конкуренция нәтиҗәсе. Шул ук вакытта арзанлы чимал – терлекчелек һәм азык-төлек сәнәгате өчен уңай.
– Без уңышны ике тапкырга күбрәк җитештерә алабыз, ләкин кая сатарга дигән сорауны хәл итәргә кирәк. Эшкәртүне һәм экспортны үстерү мөһим, – ди министр.