

Укытучылар һәм табиблар өчен ташламалы ипотека булдырырга тәкъдим итәләр.
Русиядә укытучылар һәм табиблар өчен аерым ташламалы торак кредиты программасы булдырырга тәкъдим итәләр. Бу инициатива белән Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Александр Аксененко чыгыш ясады.
Әлеге тәкъдим Казахстанда авылларга күчеп китүче белгечләр өчен 1% белән ипотека программасын??? яңгырады.
“Әгәр без дә шушы юлдан барсак һәм аны территория белән бәйләп карасак, бу кадрлар җәлеп итү өчен этәргеч булыр дип уйлыйм”, – дип белдерде. Александр Аксененко.
Депутат әйтүенчә, “Авыл табибы” программасы үзен бик яхшы күрсәтте. Яңа ташламалы ипотека ярдәмендә авылларга эшкә баручы белгечләр торак белән тәэмин ителә алачак. Мондый мөмкинлек булса, табиблар һәм укытучылар контракт вакыты тәмамланганнан соң даавыллардан китәргә ашыкмаячак.
Сүз дә юк, әгәр бу тәкъдим закон рәвешендә кабул ителеп, гамәлгә ашырылса, бик тә яхшы булачак. Әмма икенче яктан сорау туа – башка һөнәр ияләре дә ташламалы ипотекага хокуклы түгелмени? Уйланырга урын бар.