Икътисад
14 октябрь 2025, 13:50

Уфада "Индустрия коды" фәнни конференциясе эшләде

Чарада 300 кеше катнашты.

Уфада "Индустрия коды" фәнни конференциясе эшләдеУфада "Индустрия коды" фәнни конференциясе эшләде
Уфада "Индустрия коды" фәнни конференциясе эшләде
Вузара студентлар кампусы мәйданында "Индустрия коды" яңа сәнәгать технологияләрен куллану буенча  конфренциянең икенче төбәк этабы үтте. 
-Уфаны "Индустрия коды" конференциясе мәйданы итеп сайлау - ул заманча гыйльми-җитештерү кооперациясе төзү буенча республика күрсәткән тырышлыкның федераль дәрәҗәдә танылуы, - дип билгеләде чыгышында БР премьер-министры урынбасары - БР сәнәгать, энергетика һәм иннновацияләр министры Александр Шельдяев. 
Конференциянең беренче этабы октябрь башында Чиләбедә үткән.  Уфада үткән чарада 300 кеше катнашкан. Алар арасында - сәнәгать преприятиеләренең профиль белгечләре, фәнни хезмәткәрләр, студентлар. Инновацияләрне сәнәгатькә кертүдә фән һәм алдынгы эшләнмәләрнең ролен билгеләү конференциянең төп темасы булган. 
Конференция эше технологик үсешнең төп юнәлешләренә багышланган тематик 4 секция кысаларында дәвам иткән. Катнашучылар сәнәгатькә инновацияләр кертүнең гамәли якларына багышланган 30-дан артык доклад белән чыгыш ясаган. Вузара студентлар кампусына экскурсия программаның тәмамлау өлеше булган. Анда кунаклар төбәкнең гыйльми инфраструктурасын һәм җитештерү куәтен бәяләгән.
Белешмә. Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча Русиядә заманча кампуслар челтәре төзелә. Башкортстан - заманча кампуслар челтәрен булдыру буенча федераль проект гамәлгә ашырылган Русиянең беренче төбәкләрнең берсе. Евразия гыйльми-белем үзәгенең вузара студентлар кампусы Уфада 2024 елның февралендә ачылган иде.
 
#молодежьидети
 
#нацпроектмолодежьидети
 
БР Хөкүмәте сайтыннан.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас