

Биредә киң билгеле һәм танылган белорус брендларының продукциясе, шул исәптән текстиль эшләнмәләре, савыт-саба, киемнәр, интерьер дизайны өчен товарлар тәкъдим ителгән. Уфадагы кибет Екатеринбург һәм Новосибирскидан соң Русиядә әлеге сәүдә челтәренең өченче ноктасы булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда 80гә якын сәүдә объекты Белоруссия Республикасында җитештерелгән продукцияне сатуга махсуслашкан. 2023 елда Уфада Русиядә беренче булып Белоруссиянең "Коминтерн" тегү фабрикасының фирма кибете эшли башлады.
- Белоруссия машина төзелеше һәм җиңел сәнәгать өлешендә алга китте. Без озак вакыт мондый универсаль кибет ачу мәсьәләсе белән шөгыльләндек, анда савыт-саба, җитен эшләнмәләр, белорус җитештерүчеләренең башка товарлары сатыла. Безнең халык өчен бу - сыйфатлы, арзан, яхшы сыйфатлы әйберләрне сатып алу мөмкинлеге, — дип бәян итте төбәк җитәкчесе Радий Фәрит улы. — Бу кирәкле һәм әһәмиятле эш — Башкортстанның тышкы икътисади эшчәнлегенең мөһим өлеше.
Фото: glavarb.ru.