

Агросәнәгать – ул гади тармак кына түгел, ул тормышның үзе, дип әйтәләр. Бу чынлап та шулай. Замана никадәр генә алга китсә дә, бүген дә безне туендыручы – җир һәм анда хезмәт салган кешеләр. Хәтта тормыш үзгәрешләре дә авыл хуҗалыгының асылын җуя алмый.
Узган гасырның туксанынчы елларындагы үзгәртеп кору җилләре аграр тармак бәкәленә аеруча нык сукты. Күп еллар уңышлы эшләгән, хәтта миллионер исемен йөрткән колхоз-совхозлар күз ачып йомган арада таркалды, сүнде. Алар белән бергә кайсыбер авыллар да бушап калды... Алай да, җир кадерен белгән тәҗрибәле белгечләр хуҗалыкларны саклап калу юлларын таба алды. Күпләр, үзләрен сынап, фермерлык эшенә тотынды.
Шунысы гына күңелне кыра: теге үзгәртеп кору җилләре яшьләрнең күбесен шәһәргә чыгып китәргә мәҗбүр итте, шуңа бүген аграр тармакта башлыча пенсия яшендәге апа-абзыйлар эшли. Быел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та авыл яшьләре форумында республика авыл хуҗалыгында 50 меңгә якын кеше эшләвен, әмма кадрлар кытлыгы булуны әйткән иде. “Агросәнәгать комплексында 5 меңгә якын белгеч җитми. Без авылда эшләүне сайлаган яшь кадрларга ярдәмне көчәйттек. Эш башлаучы фермерлар өчен – “Агростартап” гранты, ә гаилә бизнесын үстерергә теләүчеләр өчен “Гаилә фермалары” гранты каралган, – диде ул. – Ә авылны сайлаган яшьләр – үзләренең кече ватанын чын күңелдән яратучы, эшләргә һәм авылны үстерергә омтылучы җаваплы кешеләр”.
Бу атнада Борай якларына командировкага баргач, нәкъ шундый яшь фермерлар белән очрашу бәхете тиде. Шулай дим, чөнки фермерлык эшен бергә тарткан өч бертуганны моңа кадәр очратканым юк иде. Без килеп җиткәндә егетләр басуда иде. Озак та үтмәде бер-бер артлы печән төялгән дүрт трактор күренде. Беренче булып бертуганнарның иң өлкәне – Алмаз кайтып җитте. Хәл-әхвәл сорашкач, ни өчен авыл хуҗалыгын сайлаулары белән кызыксындым.
– Дөресен әйткәндә, без – энеләрем Альмир һәм Азамат белән бергә –әти-әнинең эшен дәвам итәбез, – диде Иске Тазлар авылында яшәүче Алмаз Әгъләмов.
Әниләре Илия Рәзиф кызы 2019 елда, “Эш башлаучы фермер” республика программасында катнашып, сөтчелек юнәлеше буенча грант ота. Савым сыерлары һәм “Беларус” сатып ала. Шуннан башлап гаилә крестьян-фермер хуҗалыгы булып эшли. Бүген инде 200 баштан артык маллары бар.
Бәләкәйдән авыл тормышының бар мәшәкатен белеп үскән, хезмәттә чыныккан егетләр дә авыл хуҗалыгы юлын сайлый. Шәһәргә китү теләге булмады соң, дип сорыйм.
– Шәһәрдә йөрештереп кайттык, – дип елмайды Алмаз. – Мин һөнәрем буенча экскаваторчымын. Эшләсәң, төшемле һөнәр. Әмма күңел авылга тартты.
“Әгъләмова” крестьян-фермер хуҗалыгында тәҗрибә туплаган тәвәккәл егет үзенең хуҗалыгын булдыру өчен “Агростартап” программасында катнашырга хәл итә. Ул итчелек юнәлешен сайлый һәм уйларын бизнес-планга сала. Нәтиҗәдә грант ота. Программаның шартлары буенча, проект хакының ким дигәндә 10 проценты үз акчаларың булырга тиеш.
– 1 миллион 218 мең сум үземнең акчаны салдым. Хөкүмәт 4 миллион 870 мең сум бирде. Шул акчага симменталь токымлы 25 баш башмак һәм яңа МТЗ-82 тракторы алдым. Хәзер өчебезгә өч “Беларус” булды. Шуны әйтер идем, бу программа эш башлаучы фермерга зур ярдәм булып тора, – диде егет.
Алмазның үзенең 115 гектар җире бар. Ә гомум хаҗалыктагы җирләр 600 гектарга җитә. Анда уҗым культуралары, арпа, бодай, солы, тритикале чәчәләр. Техника җитә, агрегатларыбыз да бар, ди ул. Аның әйтүенчә, техникага запчастьлар табарга була, әмма иң кыйммәте – ягулык-майлау материаллары. Продукцияне сатуга килгәндә, сөтне Уфага озаталар. Итне үзләре башкалага илтә.
Әгъләмовлар нинди эшкә тотынсалар да бергә башкаралар.
– Сезон вакытында эш күбәеп китсә, Айрат абзый килә, 5-6 ел безгә булыша инде ул, урып-җыю вакытында да ярдәм итә, – диде Алмаз. Бу көнне дә Айрат Хәйдәров Иске Кизгән авылыннан килеп җиткән иде. Гомере буе урындагы колхозда эшләгән ул, сыер да сауган. Шуңа уртаклашыр тәҗрибәсе күп. “Яшьләр бездән остарак хәзер, белмәгән, кулларыннан килмәгән эшләре юк”, – дип, үзе дә егетләрне мактап алды.
Алмаз да бүген фермер булган кешегә күп һөнәр белү кирәк ди.
– Авыл хуҗалыгында эшләү өчен үзеңә комбайнчы да, сыер савучы да, терлекче дә булырга кирәк. Бүгенге көндә берәр нәрсә сынса, авыл буйлап эретеп-ябыштыручы табып булмый. Шуңа үзеңә бөтен эшне белергә, эштән курыкмаска кирәк, – дигән фикерен җиткерде әңгәмәдәшем.
“Әгъләмова” крестьян-фермер хуҗалыгы ит, сөт җитештерү, ашлык һәм мал азыгы культуралары үстерүдән тыш, чабыш атлары да үрчетә.
– Атлар – хобби өчен, – ди Алмаз. Егетләргә кече яшьтән үк ат җене кагылган дияргә була. Өч-дүрт яшьтән ат өстендә үскән Әгъләмовлар бер сабантуйдан да калмыйлар. Районда гына түгел, республика, хәтта төбәкара ярышларда да каташып, күп тапкырлар беренче урыннарга лаек булганнар.
Әйткәндәй, Алмаз шушы авылда йорт салып чыккан. Тормыш иптәше мәктәптә укытучы булып эшли. Энесе Альмир гаиләсе белән Борайда яши. Ул көн саен иртән иртүк хуҗалыкка килеп җитә. Екатеринбургта агроном һөнәрен үзләштергән иң төпчекләре Азамат та, армиядән йөреп кайтып, абыйларына булыша.
– Барыбыз да шунда кайныйбыз: балалар да, киленнәр дә, оныклар да, – дип сүзгә кушылды ул арада безнең янга килеп җиткән Илия ханым. – Авыл җирендә эш күп, кеше күпме булса да – җитми. Кыш көне малларны япкач, бераз тын алып калабыз. Аннары яздан тагын кайный башлыйбыз.
Мал карауның ялы юк. Арыган чаклар да еш буладыр, дим.
– Минем өчен авыр димәс идем. Бүген эшләгән кешегә мөмкинлекләр бар. Субсидияләр дә алып торабыз. Район да булыша, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзерләр. Иң мөһиме – тынычлык булып, исән-сау эшләргә язсын, – диде инде өч оныкка картәни булган Илия Рәзиф кызы.
Ә егетләрнең киләчәккә планнары күп. Дәүләттән ярдәм булганда аларны тормышка ашыру авыр булмас дигән теләкләре белән уртаклашты алар.
Әйе, авыл җирендә ял көне дә, отпуск та юк. Шуңа анда җирне яраткан, малларны үз иткән кешеләр генә бар күңелләрен салып эшли аладыр. Һәм алар арасында Әгъләмовлар кебек яшьләребез булу – аеруча куанычлы.