Икътисад
9 октябрь 2025, 17:21

"Алтын көз-2025”

   Агросәнәгать комплексы күргәзмәсендәИлшат Фазрахманов Башкортстанның агросәнәгать комплексында мизгелгә якынча йомгак ясады.

"Алтын көз-2025”"Алтын көз-2025”
"Алтын көз-2025”

Агросәнәгать комплексы күргәзмәсендәИлшат Фазрахманов Башкортстанның агросәнәгать комплексында мизгелгә якынча йомгак ясады.

    “Агымдагы елда без якындагы ким дигәндә 3-5 елга нигез сала торган структур үзгәртеп коруларны күрдек”, - диде БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов «Алтын көз»27 нче Русия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында.- Чара 8 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр Мәскәүнең Тимирязев үзәгендә узачак. Без менә шул юнәлештә хәрәкәт итәчәкбез: индустриализация, эре компанияләр төзү, гаилә компанияләре төзү һәм майлы, мал азыгы һәм бөртекле культуралар җитештерүне үстерү”.

   Төбәкнең авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе сүзләренә караганда, Башкортстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы 3,8 миллион тоннага якын булыр дип көтелә. Тарихта беренче мәртәбә Башкортстан аграрийлары миллион тоннага якын майлы культуралар, шул исәптән көнбагыш, рапс, майлы җитен һ.б. җыеп алыр дип планлаштырыла.

   - Майлы культуралар мәйданын миллион гектарга җиткерәбез, - диде Илшат Фазрахманов. - Чөнки майлы культуралар төп культурага әверелә, ул бүген аграрийларга керем һәм киләчәккә инвестицияләр кертү мөмкинлеге бирә.

   Фото: pravitelstvorb

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас