Икътисад
4 октябрь 2025, 05:50

Андрей Назаров Дүшәнбедә Башкортстанның инвестицион потенциалы белән таныштырды

Дүшәнбедә Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров төбәкнең Таҗикстан Республикасы белән сәүдә-икътисади, сәнәгать өлкәсендә һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

Андрей Назаров Дүшәнбедә Башкортстанның инвестицион потенциалы белән таныштырдыАндрей Назаров Дүшәнбедә Башкортстанның инвестицион потенциалы белән таныштырды
Андрей Назаров Дүшәнбедә Башкортстанның инвестицион потенциалы белән таныштырды

Ул билгеләп үткәнчә, багланышларга нигезне 1998 елда ук Башкортстан һәм Таҗикстан хөкүмәтләре арасында имзаланган сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек турындагы килешү салган. 2011 елда Уфада Таҗикстанның Генераль консуллыгы ачылу ике яклы мөнәсәбәтләргә сизелерлек этәргеч бирде.

Бүгенге көндә Башкортостан 110нан артык ил белән тышкы сәүдә элемтәләрендә тора. Таҗикстан Республикасы товар әйләнешендә 15 нче урынны алып тора, зур потенциалны исәпкә алып, бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, дип басым ясады Премьер. Башкортстаннан Таҗикстанга экспорт структурасында минераль продуктлар (65,5%), агач һәм целлюлоза-кәгазь эшләнмәләре (24,4%), химия сәнәгате продукциясе һәм каучык (5,4%), азык-төлек товарлары һәм чимал (2,4%) өстенлек итә.

Андрей Назаров ассызыклаганча, Башкортостан Русиядә машина төзелеше, химия һәм нефть химиясе сәнәгате, шулай ук куәтле аграр секторы булган алдынгы сәнәгать төбәкләренең берсе. 

- Европа белән Азия тоташкан урында уңайлы урнашуы республикабызны Евразия өчен мөһим сәүдә чатына әйләндерә. Шуңа күрә без партнерларыбыз белән нәтиҗәле экспорт-логистика инфраструктурасын булдыру буенча уртак проектларны гамәлгә ашырабыз. Төп юнәлешләр арасында-Уфа белән янәшә Халыкара күп функцияле эшлекле комплекс һәм инвестицияләр күләме якынча 110 млн доллар булган «Уфимский» транспорт агро-логистика паркы. Дүшәнбедә «Коргохи машинасози»предприятиесе базасында индустриаль парк булдыру карала. Республика компанияләре проект белән кызыксыналар инде,- дип сөйләде Башкортстан Премьер-министры..

Башкортстан һәм Таҗикстан сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, туризмда һәм мәгариф тармакларында да үзара хезмәттәшлекнең шактый зур потенциалына ия. Төбәк югары уку йортларында Таҗикстаннан якынча 1,5 мең студент белем ала, алмашулар һәм уртак фәнни проектлар турында килешүләр гамәлдә.

- Мондый диалог-үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен мөһим адым. Уртак чикләр булмауга карамастан, безнең халыкларны ныклы күрше багланышлар - дини гореф-гадәтләр, традицион кыйммәтләргә тугрылык, өлкән буынга хөрмәт берләштерә. Без яңа проектлар өчен ачык һәм халыкларыбыз файдасына стратегик партнерлык белән кызыксынабыз, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Фото: БР Хөкүмәтенең рәсми порталы.

Андрей Назаров Дүшәнбедә Башкортстанның инвестицион потенциалы белән таныштырды
Андрей Назаров Дүшәнбедә Башкортстанның инвестицион потенциалы белән таныштырды
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас