Икътисад
2 октябрь 2025, 06:32

Замана төзелеше

Башкортстан дүртенче ел рәттән торак төзелеше буенча рекорд куя.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Тормыш алга бара. Моннан 20-30 ел элекке белән чагыштырсак, бүген авыл-шәһәрләрнең йөзе никадәр үзгәргәнлеген күрәбез. Шәһәр һәм район үзәкләрендә түбәләре күккә ашкан күпкатлы йортлар, соклангыч архитектуралы мәдәни-спорт һәм заманча сәүдә үзәкләре калкып чыга. Замана кыйммәт дисәк тә, хакларның тешләшүенә зарлансак та, күпләр яңа йорт төзергә яисә яңа фатир сатып алырга җаен таба.

Тәкъдимне сорау тудыра, ди икътисад законы. Ә яңа торакларга ихтыяҗ бар. Башкаланы гына алсак та, беренчедән, Совет заманына төзелгән йортларның күбесе бүген инде шактый таушалган хәлдә, кайсыберләрендә яшәү хәтта куркыныч, икенчедән, шәһәргә күченүчеләр саны елдан-ел күбәя бара. Шуңа яңа торакка ихтыяҗның кимегәне юк. Бу уңайдан Уфа төзелеш мәйданын хәтерләтә. Нәтиҗәсе – Башкортстан дүртенче ел рәттән торак төзелеше буенча рекорд куя. Мәсәлән, 2024 елда 3,3 миллион квадрат метр файдалануга тапшырылган. Бу исемлектә лидерлар – Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский шәһәрләре, Уфа һәм Иглин районнары.

“Башкортстан төзелеш комплексы казанышлары белән хаклы рәвештә горурлана. Республика тотрыклы рәвештә лидер-төбәкләр унлыгына керә, Идел буе федераль округында икенче урында тора. Узган ел 3 миллион 350 мең квадрат метр төзелгән булса, быел миллионнан артык квадрат метр файдалануга тапшырылган инде. Милли проектлар да төзелеш тармагын үстерүгә этәргеч булды. Соңгы алты елда республикада 53 мең укучыга исәпләнгән мәктәпләр, 27 меңнән артык урынлык балалар бакчалары, 5 мең урынга дәваханәләр, сменасына 9 мең кешене кабул итүгә исәпләнгән поликлиникалар һәм тагын йөзләгән объект төзелде. Алга киткән инфраструктуралы булган заманча торак комплекслары булдырылды”, – дигән иде быел төзүчеләр көне алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, төзүчеләрнең тырышлыгы йөзләрчә мең гаиләнең тормышын үзгәртә. Соңгы биш елда 728 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. Шуларның 122 меңе былтыр яңа йорт ишекләрен ачып кергән. Республикада торак белән тәэмин ителеш бер кешегә 30 квадрат метрдан артып киткән. Бу – ил буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Ташламага ия булучыларның 7326сына дәүләт ярдәме күрсәтелгән, бу максатка 3,8 миллиард сум акча бүленгән. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү планы исә 35 проценка арттырып үтәлгән.

Башкортстанда зур социаль һәм инфраструктура объектлары да күпләп төзелә. Былтыр 19 социаль объект – мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, мәдәният учреждениеләре тапшырылган. Уфаның 450 еллыгына Спорт сарае, Фехтование үзәге, Ишкәкле слалом корылмалары комплексы төзелде. 2025 елда Евразия милли мәгариф үзәге кампусына керүче геном үзәге, кардиоүзәкнең 32 мең квадрат метр мәйданлы яңа корпусы ачылды.

Киләчәккә бурыч – төзелеш темпларын саклап калу гына түгел, ә яхшы нигез булдыру, ди Радий Хәбиров. Бүген республиканың шәһәр төзелеше куәте 6 миллион квадрат метр торактан артып китә. Аларны төзү өчен коммуналь инфраструктуралы яңа мәйданчыклар әзерләнәчәк.

Әйткәндәй, бу атнада Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә “республика территорияләрне комплекслы үстерү кысаларында төзелеш буенча билгеләнгән күрсәткечләрне ике ел дәвамында арттырып үти” дип әйтелде.

2030 елга кадәр торак төзелешен үстерү турындагы меморандумга ярашлы, Башкортстан 7,5 миллион квадрат метр торак төзергә, аның 5,6 миллион квадрат метры территорияләрне комплекслы үстерү кысаларында башкарылырга тиеш. 2025 елда территорияләрне комплекслы үстерү буенча 230 мең квадрат метр төзергә кирәк иде. Әмма бу күрсәткечне 5 тапкыр арттырып үтәү планлаштырыла, диде киңәшмәдә төзелеш һәм архитектура министры вазифасын башкаручы Артем Ковшов.

Территорияләрне комплекслы үстерү буенча 2023 елдан алып 36 килешү төзелгән. Бу механизм 11 район һәм шәһәр территорияләрендә – Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Туймазы, Салаватта, шулай ук Уфа, Бәләбәй, Иглин, Стәрлетамак, Чишмә һәм Белорет районнарында кертелгән.

Бүгенгә Уфа, Туймазы, Стәрлетамак, Нефтекамада территорияләрне комплекслы үстерү проектлары буенча төзелешкә тугыз рөхсәт бирелгән. 8 мең квадрат метр авария хәлендәге һәм искергән торакта яшәүчеләр күчерелгән. Уфа районында территорияләрне комплекслы үстерү буенча шәхси торак йортлар төзелеше актив алып барыла, аларның бер өлеше инде файдалануга тапшырылган.

“Территорияләрне комплекслы үстерү механизмын шулай ук Дәүләкән, Әбҗәлил районнарында, Октябрьский шәһәрендә куллану планлаштырыла. Нуриман районын аерым әйтәсе килә: анда туристлык зонасын оештыру күзаллана, – диде Артем Ковшов. – Территорияләрне комплекслы үстерү турында төзелгән килешүләр саны буенча Башкортстан ил төбәкләре рейтингында Киров һәм Төмән өлкәләре, Краснодар һәм Пермь крайлары белән беррәттән беренче бишлеккә керә”.

***

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров:

“Гомумән алганда, төзелеш тармагы үсә. Шәхси торак төзелешендә дә күрсәткечләр тотрыклы югары. Шул ук вакытта банкның төп ставканың үсүе, ташламалы ипотека күләменең, яңа төзелешләрне гамәлгә ашыру темпларының кимүе – төзүчеләр өчен җитди сынау. Әмма авыр вакытлар иртәме-соңмы уза. Яңа фатирларга ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Төзүчеләргә һәм бизнеска мөрәҗәгать итеп шуны әйтәм: сезнең бурыч – яңа йортлар төзү, ә социаль һәм инженерлык инфраструктурасы белән без ярдәм итәчәкбез. Дәүләт төзелеш тармагына һәрвакыт ярдәм итәчәк”.

(Дәүләт Җыелышы – Корылтайга былтыр мөрәҗәгатеннән).

***

Төзелеш һәм архитектура министры вазифасын башкаручы Артем Ковшов:

“Республиканың төзелеш тармагы алдына якындагы алты елга масштаблы, әмма бик тә реалистик бурычлар куелды. Бу авария фондыннан күчерү темпларына да, территорияләрне комплекслы үстерүгә дә кагыла. Шәһәр төзелеше потенциалын формалаштыру буенча муниципаль хакимиятләр белән эш тулы куәткә алып барыла”.

 

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас