Икътисад
2 октябрь 2025, 15:44

“Сибай-Подольск-Новорудная” тимер юлын төзү турында сөйләштеләр

Андрей Назаров Мәскәүдә “Сибай-Подольск-Новорудная” тимер юлын төзү буенча киңәшмәдә катнашты.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров Мәскәүгә эш сәфәре барышында Русия икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников белән очрашты. Алар “Сибай-Подольск-Новорудная” тимер юлы төзелеше турында фикер алышты.

– “Сибай-Подольск-Новорудная” тимер юлын төзү – ул инфраструктура проекты гына түгел. Бу – икътисадның тотрыклылыгына, яңа эш урыннарына һәм төбәкләрнең ныклы бәйләнешенә инвестиция, ул илнең дистә еллар алга үсешенә этәргеч бирәчәк, – диде федераль ведомство башлыгы урынбасары.

Андрей Назаров Башкортстанга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Аның әйтүенчә, планлаштырылган тимер юл линиясе Урта һәм Төньяк Уралның көнчыгыш районнарын Казахстан, Урта Азия, Кытай, Түбәнге Идел һәм Кавказ районнары белән турыдан-туры тоташтырачак, логистик йөкләмәне сизелерлек киметәчәк.

– Яңа магистраль республика һәм күрше төбәкләр үсеше өчен мөһим, ул Башкортстанның Урал аръягындагы төсле металларның уникаль чыганакларын икътисади әйләнешкә кертүне гадиләштерәчәк һәм тизләтәчәк. Исәпләвебезчә, нәтиҗәдә тулаем өстәмә бәя үсеше 766 млрд сумнан артып китәчәк, ә салым түләүләре 200 млрд сумнан артачак. 2022 елда проект Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко тарафыннан хупланды, – дип билгеләде Премьер-министр.

Башкортстан Хөкүмәте, Урал тау-металлургия компаниясе һәм “Русия тимер юллары” арасында тимер юл инфраструктурасын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. “Юл картасы” эшләнде, ул 28 чараны, шул исәптән дәүләт ярдәме чараларын үз эченә ала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас