

Өлкән буын кешеләре очрашса, дистә еллар элек булган вакыйгаларны, социализм чорын сагынып искә ала. Советлар Союзы күптән инде тарихта калды һәм бүгенге көндә көнкүрешебез шактый үзгәрешләр кичерә. Бу барлык өлкәләргә дә кагыла. Хәзер эшкуарлык алга китте. Бизнес белән шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр күп, җирле хакимият тә, республика властьлары да эшлим дигән кешегә ярдәм күрсәтергә әзер. Бу уңайдан төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров булдырган инвестиция сәгатьләрен әйтеп үтәргә кирәк.
Инвестиция сәгатьләре – уникаль системалы инструмент, аны кертү инвестицион проектларны тормышка ашыруны җиңеләйтергә, югары вазифа биләгән шәхестән гарантияләр алырга һәм ведомствоара характердагы катлаулы сорауларны хәл итәргә мөмкинлек бирде. Бизнес вәкилләре, бюрократик процедураларны читләтеп үтеп, Радий Хәбировка һәм хөкүмәткә мөрәҗәгать итә ала.
Инвестиция сәгатьләре власть һәм бизнес диалогының уңайлы ысулын булдыра. Бу төбәккә капитал салуда кызыксынучанлыкны арттыра һәм арытаба яңа эш урыннары булдыруга мөмкинлек бирә. Ә инде бил-геле булганча, боларның барысы да эшсезлек дәрәҗәсе кимүенә һәм социаль-икътисади хәлнең яхшыруына йогынты ясый.
Республика дәрәҗәсендә үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәткән инвестиция сәгатьләре Радий Хәбиров кушуы буенча барлык муниципаль район һәм шәһәр округларында кертелде.
Инвестсәгатьтә катнашу процедурасы турында җентекләбрәк Караидел районында “Берег Курая” глэмпинг-базасы төзелешен башлап җибәргән “САЛИКОМ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Алик Рабис улы ГАЗИЗОВтан сораштым.
– Мин Караидел районының Павловка сусаклагычы ярында глэмпинг төзелеше өчен җир участогы таптым да, таптым дию, бәлки, бик үк дөрес тә булмас, анда минем эшләп килгән ял итү йортларым бар иде инде, шул булган территорияне киңәйтү планы буенча уң яклап ял һәм рекреация өчен җир участогы карап куйдым. Караидел район хакимияте башлыгында инвестсәгать үт-те. Минем инициативамны хупладылар. Аннары республика инвестсәгатендә онлайн катнаштым. Анда да минем башлангычым хуплау тапты. Бу эштә барлык министрлыклар да – Икътисади үсеш министрлыгы да, Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы да – яхшы ярдәм күрсәтте дисәм, ялгыш булмас. Төп тоткарлык, нишләптер, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән бәйле булды. 2023 елның язында инвестсәгатьтә катнаштым, бюрократик киртәләрне үтеп, бер елдан соң гына, ниһаять, 2024 елның октябрендә сатулашуларсыз (без торгов. – Авт.) арендага 800 сутый җир участогы бирелде. Шунда ук эш башладым. Иң элек инфраструктураны җайга салу кирәк – былтыр көздән алып ярты ел эчендә вак ташлардан юл салдым, электр линиясе суздым, артезиан суы скважинасы казыттым. Кыскасы, барысын да әзерләдем.
Глэмпингта 9 йорт төзү планлаштырыла. Йортларның өчесе – пирамида формасында, барнхауслар булачак, А-фрейм-нар (йорт “А” хәрефенә охшап тора) да төзергә планлаштырабыз. Барнхауслар һәм А-фреймнар инде күпләргә таныш, шундый төрдәге йортлар булган глэмпинглар республикада бар. Бүгенге көндә барлык төзелеш эшләрен мин шәхси акчаларга башкарам. Грант алыр өчен катнашкан идем. Грант алуның үзенең аерым шартлары бар. Моның өчен федераль бюджеттан акча алмас борын шәхси акчаларга төзелеш эшләрен башламый тору кирәк. Шуңа ярты ел эшләр тукталып торды. Әмма быел Башкортстанга модульле йортлар төзелешенә субсидияләр бирелмәде. Шуңа, әйтүемчә, әлегә төзелеш шәхси акчаларга башкарыла. Быел планнарда 3-4 йортны сафка тапшырырга исәп һәм инде алдагы елга төзелешне тулысынча тәмамларга дип торам. Төзелеш эшләренә 10 миллион сумлап шәхси акчалар салынды. Төзелешне тәмамлар өчен тагын 20-30 миллион сумлап акча чыгачак. Дәүләттән ярдәм булса, төзелеш тагы да киңрәк җәелдереләчәк, өстәмә йортлар да салачакбыз. Әгәр инде булмаса, шул ниятләгән 9 йорт калкып чыгачак. Җылытылган бассейн булачак, төрле мунчалар, причаллар булуы да көтелә. Глэмпинг-база бик гүзәл табигать кочагында урнашачак. Әлеге вакытта модульле йортларның бер өлеше Уфада җыела.
Глэмпинг-база төзелгәч, димәк, яңа эш урыннары да булачак. Инвестсәгатьләрнең асылы шунда – дәртләнеп эшләргә әзер, тәвәккәл, уңган, идеяләре ташып торган кешегә ярдәм итү. Бу очракта, кагыйдә буларак, яңа проект-төзелешләрдән эшкуар шәхсән үзе генә файда күреп калмый. Монда төбәк икътисады да, яңа эш урыннарына тиенгән хезмәткәрләр дә, төрле продукттан (ял булсынмы ул, берәр ризыкмы яисә хезмәтме) кулланган кешеләр дә ота.
“Өч ел элек без “Инвестсәгать” форматында эш башлау турында карар кабул иттек. Бу ярдәм чарасы бизнес һәм власть арасында ышаныч күпере булды дияргә мөмкин. Эшкуарлар белән хезмәттәшлек итүдә катнашканнарның барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Бу бик катлаулы, җентекле эш, әмма ул төбәк икътисадына һәм кешеләргә үз җимешләрен бирә”.
Радий Хәбировның 100нче “Инвестсәгать”тәге чыгышыннан, 2021 елның 15 декабре.
Караидел районы хакимияте башлыгының икътисад, инвестиция-ләр һәм эшкуарлыкны үстерү буенча урынбасары Лилия КӘБИРОВА:
– Эшкуарлык климатын үстерү, административ киртәләрне киметү һәм проблемалы мәсьәләләрне оператив хәл итү максатында Караидел районында атна саен “Эшкуарлык сәгате” форматындагы киңәшмәләр уза. 2019 елдан алып районда шундый форматтагы барлыгы 333 киңәшмә узды, бу киңәшмәләрдә 440тан артык инвестиция проекты каралды һәм 450дән артык мәсьәлә күтәрелде. Ике проект БР Башлыгы Радий Хәбировның “Инвестиция сәгате”нә үтте һәм республиканың өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелде.



