

Башкортстанның 650дән артык белгече “Башкорт вахтасы” проекты ярдәмендә яшәгән урынында эш тапкан.
“Башкорт вахтасы” республика проекты 2024 елда старт алды һәм конкрет предприятиеләр өчен персонал сайлауга юнәлтелгән вакансияләр ярминкәләренең яңа формасы булып тора. Бу вакыт эчендә проект Башкортстанның барлык шәһәрләрен һәм районнарын колачлады. Проектның күчмә сайлап алу чараларында республикада яшәүче җиде меңгә якын кеше катнашты.
– Кадрлар үзәкләре белгечләре Башкортстаннан читтә эшләүче якташларыбыз, аларның гаиләләре, шулай ук эшкә урнашу вариантларын караучылар белән 58 очрашу үткәрде. “Башвахта”ны гамәлгә ашыру барышында 652 кеше УМПОга эшкә урнаштырылган. Хәзер проектның өстәмә драйверы барлыкка килде: “Ашыгыч эшкә урнаштыру төбәк операторы” мәшгульлек агентлыгы – безнең партер, – диде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.
Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/27531