

Уфа районында кулланылыш мөмкинлекләре бик киң булган материал чыгарачаклар. Ул – күбекләндерелгән полиэтилен.
Күбекләндерелгән полиэтилен бүгенге заман җитештерүендә төргәк сыйфатында, матраслар, мебель ясау, җылылык һәм тавышны изоляцияләү өчен киң кулланыла, дип бәян итте “Эшкуарлык сәгате” нәтиҗәләре буенча район хакимияте башлыгы Николай Ельников
Инвесторы – Мәскәү өлкәсенең “Тепофол” җәмгыяте. Ул предприятиедә булдырылган уникаль корылмаларын кулланырга планлаштыра. Заманча технологияләрне куллану озак хезмәт итүче, урнаштыруга күп чыгымнар таләп итмәгән продукция булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Җитештерү экологик яктан чиста, әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы минималь булачак дип ышандырды район башлыгы.