

Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгында “Агротуризм” грантын алуга конкурс узды. 2026 елга Башкортстаннан ике проект сайлап алынган. Республика вәкилләре 20 миллион сум откан.
Конкурс сайлап алуында 47 төбәктән барлыгы 130дан артык авыл туризмы проекты каралган. 2026 елга Туймазы районыннан Р.Г. Чанышев крестьян-фермер хуҗалыгының “Алтын “Эко-утары” проекты һәм Иглин районыннан Х.С. Идиятуллин крестьян-фермер хуҗалыгының “Уралдагы” башкорт ранчосы” проекты сайлап алынган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 2027 һәм 2028 елларга да 40 грант алучы билгеләнгән. Алар арасында да Башкортстаннан өч проект бар.
– 2026 елда ил төбәкләреннән барлыгы 54 проект “Агротуризм” грантларына ия булачак, шуларның 2се – Башкортстаннан, – диде Илшат Фазрахманов. – Бу республикабызның аграр туризмны үстерүдәге зур мөмкинлеген тагын бер кат раслый. Безнең фермерлар аграр бизнесның традицион булган елкычылык, казчылыктан алып балык үрчетү, җиләк-җимеш һәм үләннәр җыю кебек төрле юнәлешләрен үстерәләр. Шунысы куанычлы, авыл территорияләрен үстерүгә юнәлтелгән идеяләр хуплау таба һәм тормышка ашырыла.
Илнең Авыл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, 2022 елдан алып 63 төбәктән 300дән артык проект “Агротуризм” грантын алган. Ярдәм суммасы 2 миллиард сумнан артып киткән, 700гә якын яңа эш урыны булдырылган.
Белешмә:
“Агротуризм” грантына конкурста кече һәм урта эшкуарлар – авыл хуҗалыгы товарын җитештерүчеләр (шәхси ярдәмче хуҗалыклардан тыш) катнаша ала. Грант күләме мөрәҗәгать итүченең авыл туризмын үстерү проектын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән шәхси акчаларының күләменә карап билгеләнә. Әйтик, гариза бирүче проект чыгымнарының кимендә 10 процентын үзе капласа, 3 миллион сумга кадәр грантка исәп тота ала. Әгәр үз акчалары 15, 20 һәм 25 процент тәшкил итсә, грант күләме 5, 8 һәм 10 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.