

Соңгы дистә елда Русия санкцион басым астында яши. Европа илләре, Русияне бөлдерергә, икътисади көрчеккә батырырга тырышып, нинди генә санкцияләр салмады?! Ләкин ул санкцияләр безнең ил өчен файдага булды: икътисадыбыз, җитештерү тармагы аякка баса башлады. Эре һәм вак малтабарларга үз эшләрен алга җибәрергә яхшы форсат туды.
Килеп туган хәлләр аркасында яңа җитештерү предприятиеләре төзү һәм импортны алмаштыру процессын тизләтү бурычы куелды. Дәүләтебез тарихында яңа этап башланды.
Русия хөкүмәте төбәкләргә үз вакытында ярдәм күрсәтте. Алай гына да түгел, төбәкләргә кешеләргә, икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм күрсәтү буенча үзаллы өстәмә карарлар кабул итү мөмкинлеген бирде. Чаралар комплексы икътисадның төп тармакларын колачлады: сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү, торак төзелеше, транспорт һәм инженер инфраструктурасы. Дустанә илләр белән булган базарларны киңәйттеләр, яңа тышкы базарлар ачтылар һ.б. мөһим бурычларны башкардылар һәм башкаралар. Республика җитәкчелеге «Инвестиция сәгате»ндә һәм аннан тыш та инвесторлар белән махсус элемтә тотуны активлаштырды. Республика җитәкчелеге һәр инвестор белән шәхсән эшли. Бүгенге көндә Башкортстан Мәскәү һәм Татарстан белән беррәттән халыкара хезмәттәшлекне актив алып баручы төбәкләр исәбендә.
Тышкы хезмәттәшлек
Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Кытай, Төркия, Һиндстан— Башкортстанның төп партнерлары. Башкортстан — Белоруссия индустриаль инвестицион кластерын төзү — уңышлы төбәкара хезмәттәшлек күрсәткече. Санкция басымы шартларында Кытай — Башкортстан икътисади элемтәләре өстенлекле хезмәттәшлек юнәлеше һәм ул заманча тенденцияләргә җавап бирә. Соңгы елларда республика, Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Белоруссия һәм Кытайда вәкиллекләрен ачып, халыкара хезмәттәшлеген ныграк киңәйтте. Күптән түгел Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә республика вәкиллеге ачылды. Тиздән Иранда ачу күзаллана.
Соңгы ике ел эчендә чит илләрдәге партнерлар белән мөһим килешүләргә кул куелган. Мәсәлән, Башкортстан Республикасы белән Абхазия Республикасы хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, гыйльми-техник, социаль, туристик һәм мәдәни өлкәләрдә халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрне тормышка ашыру. Шундый ук килешү Беларусь Республикасының Гомель һәм шулай ук Брест өлкәләренең башкарма комитетлары белән төзелгән. 2024 ел йомгаклары буенча, Башкортстан 102 ил партнерлары белән элемтәдә тора.
Шунысы игътибарын җәлеп итә, Башкортстанның төп тышкы икътисади партнеры —Кытай. Республиканың тышкы сәүдә әйләнешенең чирек өлеше Кытайга туры килә. КХР дөньяның иң эре икътисады булып санала. Шундый ук якын хезмәттәшлек Белоруссия белән дә. «Амкодор» уртак предприятиесенең ачылуы уңышлы мисалларның берсе. Республика башлыгы Радий Хәбировның Белоруссиягә эш сәфәрләре моның ачык мисалы. Казахстан, Үзбәкстан һәм Үзәк Азиянең башка дәүләтләре Башкортстанга карата зур кызыксыну күрсәтә. Тел һәм мәдәни киртәләр булмавы күрше чит илләр дәүләтләре белән икътисади хезмәттәшлеккә юл ача, ике арадагы эшкуарлар белән эш бәйләнешләре булдыруга ярдәм итә. Шундый тырышлыклар аркасында икътисадыбызда инвестицияләр арта, яңа эш урыннары барлыкка килә. Болар республикага санкцияләр шартларында алга атларга булыша.
Республика даими рәвештә күләмле халыкара форумнар мәйданы булып хезмәт итә. Федераль дәрәҗәдә республикага күрсәткән ышаныч Башкортстанның халыкара элемтәләрдә әйдәүче ролен раслый. Башкорстанның чит илләр белән уңышлы хезмәттәшлеген яктырту җәһәтеннән Үзбәкстан белән хезмәттәшлеккә тукталып үтик.
Башкортстан —Үзбәкстан
Товар әйләнеше үсеше. 2024 елның 11 ае эчендә Башкортстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 20 процентка арткан. Акчалата 183,1 млн. доллар дигән сүз. Үзбәкстан импорты 68%-ка арткан.
«Юл картасы»н гамәлгә ашыру. 2023 елда 2024 — 2026 елларга «Юл картасы» сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенә кул куелган. Планлаштырылган 89 чараның 25-е үтәлгән, 64-е тормышка ашырыла.
Инвестиция проектлары. Уфада «Технопарк» Ташкент предприятиесе ачыла. Башкортстан Үсеш корпорациясе Ферганә өлкәсендә химик-индустриаль парк төзүне планлаштырган. «Эко-Прогресс» Башкортстан компаниясе «Чирчик» технопаркы территориясендә нефтькә кушылучы химик өстәмәләр җитештерүенә 30 млн. доллар салырга планлаштырган.
SHAH-POLAN Үзбәкстан холдингы Башкортстанда елына 2,5 млн. тонна җитештерү куәтенә ия булган цемент заводы төземәкче. Шулай ук 720 млн. сум инвестицияләр белән йомшак төргәкләр җитештерү проекты да карала.
Транспорт-логистика. Үзбәкстан инвесторы БДБ, Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре компанияләре өчен Уфа янында күмәртәле азык-төлек базары һәм сәүдә йортлары төзү өчен җир участоклары алган.
Авыл хуҗалыгы. Башкортстан һәм Үзбәкстан авыл хуҗалыгы продукцияләре белән актив алмаша. Бәрәңге, бодай һәм башка культуралар үстерү өчен Үзбәкстан фермерларына җир бүлү мөмкинлеге карала.
Гуманитар һәм мәгариф өлкәсендә. Бу уңайдан Башкортстан һәм Үзбәкстан вузлары арасында 23 килешү төзелгән. Наманган һәм Чуст шәһәрләрендә Уфа нефть университетының бренд класслары ачылган. Башкорстанның Евразия гыйльми-мәгариф үзәге Бохарада вәкиллеген ачкан.
Туризм. 2024 елда Башкортстанның 150 пенсионеры «Башкорт-үзбәк озын гомерлелеге. Туризм» программасы булышлыгында Самаркандка һәм Бохарага барган. Шулай ук Уфа белән Үзбәкстан шәһәрләре арасында (Ташкент, Самарканд, Наманган) турыдан-туры самолетлар очышы арта.
Хезмәт миграциясе. Үзбәкстан Башкортстанга хезмәт мигрантларын җибәрү буенча төп республика булып кала. 2024 елда хезмәт эшчәнлеге патентының 73,6 проценты Үзбәкстан гражданнарына бирелгән.
Чит илләр белән кайсы предприятиеләребез уңышлы эшли?
Башкортстанның тышкы икътисади бәйләнешләрдә актив катнашкан төп предприятиеләре: «Уфа моторлар төзү берләшмәсе», «Элеватор», «Башкортстан хмиясе» сәүдә йорты, «Стәрлетамак нефть һәм химия заводы», «Тимер юл транспорты сәнәгать предприятиесе», « Ультрадизайн», «Башкортстан сода компаниясе», «Чишмә шикәр заводы», «Ультраплай», «Белорет металлургия комбинаты» акционер җәмгыятьләре.
ШОС, БРИКС һәм башкалар…
Башкортстан ЕАЭС, ШОС, БРИКС халыкара хезмәттәшлек чараларында көчле инициативалар күрсәтә. Берничәсен генә искә төшерик. Мәсәлән, 2024 елда республика хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров «Иннопром—2024» халыкара күргәзмәсе чикләрендә Башкортстанда Евразия икътисади союзының халыкара кластерын булдыру тәкъдиме белән чыгыш ясады. Кластер сәясәте сәнәгать кооперациясен зурайтырга һәм тизләтергә ярдәм итәчәк. Бу — транспорт логистикасына минималь чыгымнар һәм халыкара товар әйләнешенә максималь җәлеп итүчәнлек белән чит ил базарларына чыгуга туры юл.
2024 елның октябрендә Уфада «Русия — спорт державасы» халыкара спорт форумында “БДБ, БРИКС, ШОС һәм ЕАЭС киңлекләрендә спорт интеграциясе. Яңа мөмкинлекләр» панель сессиясе үткән иде. Зур панель дискуссиясе Белоруссия, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таҗикстан, Бахрейн, Венесуэла, Абхазия һәм башка илләрдән килгән вәкилләрне үзенә җыйды. Катнашучылар үз илләре тәҗрибәләре белән бүлеште, идеяләрен һәм тәкъдимнәрен яңгыратты. Сессиядә катнашкан бәйсез дәүләтләр берлеге (БДБ), Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) делегатлары спорт ярышлары турында сөйләде. Нәтиҗәдә, 2025 елның декабрендә Русия Спорт министрылыгы карары буенча, Уфада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар арасында БДБ илләренең беренче кышкы спратикадасы үтәчәк.
Югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, Башкортстан Республикасының Белоруссия, Казахстан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән уртак инвестиция проектлары шактый күп. Алар белән хезмәттәшлек бәйләнешләре турында язсак, бер гәзит бите генә җитмәс иде. Якыннан танышуны гәзит укучыларыбызның үз карамакларына калдырабыз.
Марат САФИН, сәясәтче, БР Фәннәр академиясенең Стратегик тикшеренүләр институты эксперты:
—Башкортстан Беларусь, Үзбәкстан, Төркия, Казахстан, Кытай белән белән уртак проектларны тормышка ашыра. Партнерлар белән хезмәттәшлек елдан-ел үсә бара. Дустанә илләр белән хезмәттәшлек буенча юл картасы кысаларында 38 дәүләт вәкилләре белән 300-дән артык визит булды.
Башкортстан шулай ук тышкы базарлар белән эшләүдә төбәк предприятиеләренә ярдәм итүгә зур көч куя. Мәсәлән, экспортка товар озатучыларга товар ташу чыгымнарының бер өлешен каплауда төбәк бюджетыннан субсидияләр бүлә.
Республика тышкы сәүдә һәм экспорт эшкуарлыгына ярдәм күрсәтүдә сизелерлек уңышлар күрсәтә. Чит ил партнерлар белән актив эшләү һәм ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле чараларын кертү аркасында экспорт эшчәнлеге дәрәҗәсе буенча Русиядә алдынгы урыннарны били ул. Бу исә хөкүмәтнең төбәк предприятиеләренә халыкара базарларга чыгуда ярдәм итү чараларын уңышлы тормышка ашыруын күрсәтә.