

«Урал аръягы-2025» бөтенрусия инвестиция Сабантуе кысаларында Сибайда төзелеш өлкәсендәге әйдәп баручы экспертларны, төбәк Хөкүмәте вәкилләрен, муниципалитет башлыкларын, архитекторларны, төзелеш компанияләре вәкилләрен, инвесторларны берләштергән “ШТТ-ИЖС призмасы аша кече шәһәрләрне үстерү» эксперт сессиясе узды. Кереш сүзендә БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров сөйләгәнчә, бүгенге көндә халыкны күчерү модельләре урбанизация, икътисади трендлар, технологик үзгәрешләр һәм социаль өстенлекләр тәэсирендә формалаша.
2021 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Россиядә якынча 155 мең торак пункт исәпләнә, шулардан 1118 шәһәр һәм 1179 шәһәр тибындагы бистә. Төбәк Министрлар кабинеты җитәкчесе ассызыклаганча, ил масштабын исәпкә алып, кече шәһәрләрне төзекләндерү иң мөһим бурыч булып тора.
- Иң мөһиме – аларның тотрыклы булуын, шул исәптән демографик үсешен тәэмин итү. Бу катлаулы һәм күп факторлы процесс, - дип билгеләде Андрей Назаров.
2024 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда 3,3 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Бу күләмнең 70 проценты шәхси торак төзелешенә туры килгән. 2025 елның җиде аенда торакны файдалануга тапшыру күрсәткече 1,2 млн квадрат метрдан артып киткән, ә ИЖС өлеше якынча 85% тәшкил итә. Кече шәһәрләр контекстында аларны үстерү буенча эш 3 юнәлештә алып барыла. Алар үз эченә шәһәр төзелеше алымнарын камилләштерүне, территорияләрне комплекслы үстерү механизмнарын куллануны, шулай ук финанс инструментларын киңәйтүне ала. Башкортстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов билгеләп үткәнчә, шәхси йортларның популярлыгы арту төзелеш технологияләренең һәркем файдалана алырлык булуы һәм халыкның эре торак пунктлардан тыш үз торакларына ия булырга омтылуы белән аңлатыла.
- ИЖС территорияләрен комплекслы үстерү проектлары сатып алучыга торак йортның заманча проектын һәм инфраструктура җыелмасын – коммуникацияләр, юллар, территорияне төзекләндерү, саклау, ял итү урыннарын һәм бистә эчендәге башкаларны үз эченә алган әзер карарлар пакетын тәкъдим итә, — дип өстәде Артем Ковшов.
Торак төзелеше белән эш урыннары булдыру планлы рәвештә барачак, җәлеп итү нокталары булдырылачак, бу үз чиратында берьюлы ике мәсьәләне - халыкның күчеп китүен һәм туучылар санын арттыруныхәл итәчәк.