

Сибайда «Урал аръягы-2025» VII Бөтенрусия инвестицион Сабантуй үз эшен дәвам итә. Ул бизнес-шерифларның төбәкара форумыннан старт алды. Бу институт Башкортстанда 2019 елдан бирле республика Башлыгы кушуы буенча уңышлы эшләп килә.
Инвестсабантуй кунаклары арасында Уфа фән һәм технологияләр университеты доценты Илнур Вагыйз улы Закиров та бар. “Инвестсабантуй Урал арьягы икьтисадын үстерүдә зур роль уйный,- ди галим.- Шулай ук андагы демографик хәлне яхшыртуга да саллы өлеш кертә дип саныйм. Гомумән, социаль-икьтисади картина уңай якка үзгәрә”.