Икътисад
28 август 2025, 15:35

Инвестсабантуйдан ниләр көтәргә?

Инвестсабантуй яңа форматта инде җиденче тапкыр уза.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

“Урал аръягы-2025” VII Бөтенрусия инвестицияләр сабантуеның төп бурычы булып Урал аръягы территориясенә һәм субрегионны үстерүгә игътибар җәлеп итү тора.

Бу хакта һәм нинди чаралар көтелүе турында “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сөйләде.

Чараның беренче көне, 4 сентябрь, бизнес-шерифлар эшенә һәм кече территорияләрне үстерүнең уңышлы тәҗрибәләренә багышланачак.

– Инвестсабантуй яңа форматта инде җиденче тапкыр уза. Ә, гомумән, аның тарихы 2000нче еллардан башлана, – диде министр. – Быел инвестсабантуйга Стратегик инициативалар агентлыгыннан зур команда киләчәк, ул безнең бизнес-шерифлар һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар белән эшләячәк.

5 сентябрь – бай эшлекле программа көне. Быел Сабантуйга Русиянең 23 төбәге һәм унлап ил теркәлгән, алар арасында Кувейт, Иран, Көньяк Африка Республикасы, Казахстан, Беларусь, Кытай, Үзбәкстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бар. Теркәлү дәвам итә.

Шулай ук Бөтендөнья һөнәрчелек советы делегациясе киләчәк, ул Сибайда инспекциясен үткәрәчәк, шуннан соң шәһәр Бөтендөнья таш кисү сәнгате шәһәре статусын алырга тиеш.

Шулай ук инвестсабантуй барышында туризмны үстерү, җир асты байлыкларыннан файдалану, тимер юл элемтәсе һәм башка күп кенә темалар буенча фикер алышу планлаштырыла.

БР икътисади үсеш министры урынбасары Михаил Изотов ассызыклаганча, Урал аръягының барлык төп социаль-икътисади күрсәткечләре үсә, һәм бу – форумның казанышы.

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас