

Объектны төбәктә Белорусия махсус техникасын сату һәм хезмәт күрсәтү буенча «Амкодор-Уфа» ҖЧҖ өстенлекле инвестпроекты кысаларында төзеделәр. Аны 2022 елның маенда «Инвестицион сәгать» утырышында хуплаганнар иде.
Радий Хәбиров үзенең сәламләү сүзендә Башкортстан һәм Беларуссия өчен мөһим инициативаны уңышлы тормышка ашыру белән котлады.
— Бу проектны без берничә ел элек үк планлаштырган идек. Әлеге сервис үзәгенең мультибрендлы булуы бик шәп. Аңа Белорусия гигантлары – МАЗ, МТЗ, «Гомсельмаш» һәм башкалар кушылды. Техник мөмкинлекләрне туплау ноктасы килеп чыкты, — дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. – Башкортстанда 11 мең берәмлек белорус техникасы эшли. Болар үзбушаткычлар, тракторлар, төягечләр, экскаваторлар, төрле коммуналь машиналар. Шуңа күрә сервис базасына, аларга тиз һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗ бар.
Яңа үзәкне Уфаның Октябрь районында Богородская һәм Маршал Жуков урамнары киселешендә төзегәннәр. Территориядә техниканы урнаштыру һәм аңа хезмәт күрсәтү өчен зур ачык мәйданчык бар. Административ бина 3,1 мең квадрат метрны биләп тора. Проект буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 350 миллион сум чамасы сумманы тәшкил иткән.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Башлыгы порталы.