

2025 елның 4-6 сентябрь көннәрендә Сибайда «Урал аръягы-2025» VII Бөтенрусия инвестицион Сабантуе узачак. Быел ул «INNOREGION: икътисадый үсешнең яңа үзәкләре» девизы астында уза.
Чараны Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.
- Башкортстан Республикасы масштаблы инвестицияләр һәм кыю инициативалар өчен ачык төбәк абруен ныгыта,-дип билгеләп үтә БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. – Инвестфорум безнең икътисадны үстерүдә һәм эшлекле даирәләр белән партнерлыкны җайга салуда мөһим роль уйный. Күпмиллиардлы килешүләр – безнең эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген һәм инвесторларның Башкортстан мөмкинлекләренә ышанычын сизелерлек раслау ул.
Чараның программасы 4 сентябрьдә «Төбәктән төбәккә: практикаларның уңыш юлы» IV халыкара бизнес-шерифлар форумы белән ачылачак.
Тулырак бух акта сылтама аша кереп укыгыз: https://pravitelstvorb.ru/news/27324/