Икътисад
17 август 2025, 15:13

Андрей Назаров Баймак районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды

Бүген Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров Баймак районына эш сәфәре кысаларында җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды һәм аларның эшчәнлеге белән танышты. 

Андрей Назаров Баймак районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдыАндрей Назаров Баймак районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды
Андрей Назаров Баймак районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды

Баймак районы-республиканың иң эре муниципалитетларының берсе, аның территориясе 563 мең гектардан артып китә. Авыл хуҗалыгы җирләренең шактый өлешен алып тора – 351 мең гектардан артык. Урман фонды җирләренең мәйданы — 158 мең гектардан артык икән. 251 мең гектарга якын авыл хуҗалыгы җире дәүләт һәм муниципаль милектә, 84,3 мең гектары хосусый хуҗаларныкы.

Премьер-министр Баймак районының уңышлы крестьян-фермер хуҗалыклары исәбендәге берсенең җитәкчесе Айрат Шәрәфетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгы җирләрен карап чыкты. Айрат Аликович бөтен гомерен туган якларында авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган. Аның хуҗалыгы үсемлекчелек буенча махсуслашкан: монда каты, йомшак сортлы бодай үстерәләр, ашлыкны саклау өчен здыр табагы бар. Уллары белән бергә 2003 елдан бирле эшкуарлык эшчәнлеген алып бара.

 — Республика кырларында урып-җыю эшләре башланды, уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Баймак районы авыл хуҗалыгы буенча лидерларның берсе, шуңа күрә ул безнең кырларга бергәләп чыгу өчен сайланды. Районның 95 еллык юбилее алдыннан авыл халкының кыенлыкларына һәм өметләренә аеруча игътибар итәргә кирәк. Күренеп тора, кешеләр теләп эшли, җирле халык хезмәт сөючән, фермерлар республиканың үз бизнесына, аларның эшенә мөнәсәбәтен күрә, шуңа күрә туган җирләрендә үсүен дәвам итә. Эш сәфәре нәтиҗәләре буенча билгеләп үтәсем килә, җир — кыйммәтле актив, аның өчен билгеле бер конкуренция бар. Аны ышанычлы кулларга гына бирәбез, кем эшләргә тели һәм эшли ала, кемнең инде билгеле бер нәтиҗәләре бар. Иртәгә Хөкүмәт утырышында игътибар һәм тизләтүне таләп итә торган кайбер моментлар турында фикер алышачакбыз, — дип ассызыклады Андрей Назаров, Баймак районына эш сәфәренә йомгак ясап.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Хөкүмәте порталы.

Андрей Назаров Баймак районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды
Андрей Назаров Баймак районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды
Автор:
Читайте нас