

«Башнефть» АЗСында бензин бүген тагын кыйммәтләнгән. Азакы тапкыр 20 июльдә генә ягулыкка бәяләр арту турында хәбәр иткән идек. Бүгенге көннән башлап АИ-95 бензинының 1 литры - 60,20 сум,
АИ-95 ATUM - 61,25 сум,
АИ-92 - 56,35 сум,
АИ 92 ATUM - 57,45 сум,
ДТ - 68,60 сум,
АИ-100 - 80,65 сум тора.
Бәяләрне башка компанияләр белән чагыштырсак, мәсәлән, «Татнефть» ягулык салу станциясендә АИ-95 литры машина йөртүчегә 60,65 сумга, ә АИ-92 56,05 сумга төшәчәк.
«Лукойл» ягулык салу станциясендә АИ-95 Экто литры 63,43 сум, АИ-92 — 58,93 сум, АИ-100 — 87,18 сум, ә ДТ Экто — 70,46 сум тора.
IRBIS ягулык салу станциясендә АИ-92 литры 56,49 сум, АИ-92 XTRim - 57,49 сум, АИ-95 XTRim - 60,99 сум һәм ДТ - 66,99 сум тора.