

Республикада “Урак – 2025” кампаниясе тулы көченә кереп бара. Чакмагыш районы басуларындагы икмәк диңгезендә комбайн гөрелтесе һич кенә дә тынып тормый. Район үзәгендә урнашкан “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы уҗым бодаен урып-җыюга 31 июль көнне кереште.
Узган шимбә көненә алынган оператив мәгълүмат буенча, районда 3 мең гектардан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган. Тулаем алганда – 14 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача уңыш 52 центнерны тәшкил иткән.
“Заря” уңганнары чәчүгә төшкәндә дә барган идем, әле исә уңышлары белән кызыксынып кайтырга булдым. Көннәрнең кояшлы торуыннан файдаланып игенчеләребез өлгергән икмәкләрне тизрәк җыеп алырга ашыга. “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Ранис Мәгалимов урак вакытында кырлардан кайтып керми. Хуҗалыкның баш агрономы Азат Гайсин белән ашлык суктыручылар янында, әле бер мәсьәләне, аннан икенчесен хәл итеп кенә тора.
Урып-җыюда 5 комбайн, 4 “КамАЗ” машинасы эшли. Аннары амбарда тулаем бер командахезммәтчәннәр хезмәт куя. Комбайн штурваллары артында озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче гомерлек комбайнчылар Руслан Латыйпов, Мәсхүт Зыякаев һәм Азамат Дәүләтов зур тырышлык белән эшлиләр. Аннары Ранис Рәмзил улы яшь комбайнчы егет эшкә алуларын һәм аның өметле эшче булуын да ассызыклады. Яшь комбайнчы Илнар Миңнеханов – Яңа Балтач авылы малае, әле беренче ел гына эшли икән. Әлеге көндә аграр университетта укып йөри.
Гәрәбәдәй икмәк бөртекләре олауары йөк машиналары белән халык телендә ындыр табагы дип йөртелүче амбарларга кайтарылып тора. Шуннан соң “Заря”лылар терлекчелекне дә игътибар үзәгеннән җибәрми. Сенаж салулар да көйле бара. Тулаем алганда 2 траншея һәм 1 курган салынган. Сенаж массасы да быел зарланырлык булмаган. 6 тонна урынына планны арттырып 9 тонна сенаж хәстәрләнгән. Салам пресслауга, силос салуга да керергә әзерләр. Терлекчелек дигәннән, бу тармак та тулысынча кадрлар белән тәэмин ителгән. Сөт савымын арттыруга йөз тотып 15 миллионсум чамасына 60тан артык тана алганнар. Әйтергә кирәк, булачак сөтлебикәләрне ерактан түгел, ә Чакмагышның Тайняш авылы биләмәләрендәге “Герой” хуҗалыгыннан гына алып кайтканнар. Район икътисады өчен дә бу отышлы алым булган. Икътисад дигәннән, республикакүләм “Басу көне – 2025” чарасында “Заря”ның бухгалтеры Гүзәл Әгъзамова Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгелләнгән. Тырышларга уңыш юмарт шул!
Хуҗалык рәисе белән гапләшеп торган арада, кыр корабларының бункерларына тук башаклардан суктырылган ашлык тулып, бер-бер артлы йөк машиналары да тезелә башлады. “КамАЗ” шофёрлары булып – гаилә подряды белән эшәүче Ранис һәм Вадим Ихсановлар, Салават Гыйльванов һәм Вадим Минһаҗевлар хезмәт куя, җитез генә итеп ашлык тулы машина арбаларын амбарга илтеп бушаталар.
“КамАЗ” машинасы шофёры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Салават Гыйльванов:
“Салават абый, сез бит республиканың югары дәүләт бүләге иясе дә. Бу әлбәттә, дәрәҗә дә, шул ук вакытта җаваплылык та өстидер?” дип кызыксынам кыр батырыннан.
Салават абый белән сөйләшкәндә аның үрнәкле гаилә башлыгы булуын да белдем.
Абруйлы механизатор Мәсхүт Зыякаев комбайн руле артына утырганына әле икенче ел гына киткән. Ләкин, аның чәчүләрдә дә мактаулы хезмәт куйганына хәбәрдармын. Моңарчы “Полесье” комбайнында салам әзерләүдә дә алдынгылар сафында булды.
“Агымдагы елда да уракка шатланып кереп киттек. Һәр игенче, һәр авыл кешесе өчен куанычлы мизгелләр инде бу. Елның-елында көтеп алабыз, кулдан килгәнен эшләп, ашлыкның бөртеген дә әрәм итмәскә тырышлык куябыз. Басуга алып киеп кайнар ризык ашаталар. Ягулык, заапас частьләр мәcьәләсе белән дә проблема булганы юк”, – ди ул.
Әңгәмәдәшемә “Мәсхүт абый, сез дә бит озак еллар хуҗалыкта эшлисез. “Заря”га кадәр Ленин хуҗалыгында (Чакмагышның Яңа Балтач авылындагы) да эшләгәнсез димен.
“Яшь чакта “Нива” комбайннарында да эшләдем. Әмма хәзерге техника бигрәк рәхәт бит ул”, дип елмая ул. Һәм сүзебезгә хуҗалык рәисе Ранис абый да кушыла “универсальный абзыебыз ул! Чәчә дә, ура да, мал азыгын да хәстәрли. Бөтен эшкә дә кулы бара, иң асылларның берсе”, – ди рәис.
Инде тырыш һәм ифрат дәрәҗәдә булдыклы җир улларының эшләреннән күпкә бүлмим, дип саубуллашырга җыенганда Мәсхүт аганың “ACROS” маркалы комбайнының эчен дә карарга булдым. Хәтта тапочкилар киеп утырырлык, искитмәле заманча җиһазландырылган булып чыкты ул. Нәрсә генә юк анда. Куәтле, көчле техника. Бар кирәк мәгълүмат тә автоматик рәвештә күрсәтелеп бара. Менә бит нинди шәп заман техникасы!
“Заря”ның кыр батырлары үзара дус, тату, гектар өчен түгел, ә икмәкне югалтмыйча җыеп алу өчен бердәм көрәшә хезмәтчәннәр. Мин аларны Чупты ягындагы, Балтач юлы буендагы чишмә арты басуларын иңләгәндә бик аз вакытка гына тоткарлап алдым. Өч комбайн бер-берсеннән беразга гына калышып мәйданнарны иңлиләр. Һава торышы яхшы, уңыш та, Аллага шөкер! Исән-имин җыеп алырга язсын!
Юлай НИЗАЕВ. Автор фотосурәтләре.