

Уфада яңа төзелелгән йортлардагы фатирларга бәяләр Мәскәүгә караганда да тизрәк үсә. Уфа яңа төзелешләргә бәяләр арту буенча миллионлы шәһәрләр арасында лидерлар өчлегенә кергән.
2025 ел башыннан Башкортстан башкаласында торак бәясе 13,7%ка арткан, ә Мәскәүдә — 11,3%ка, дип хәбәр итә Restate аналитик сервисы.
Мондый нәтиҗә Русиядәге уртача хаклар үсешен (6,5%) икеләтә арттыра һәм узган елгы тенденцияне дәвам итә (2024 елда+10,2%). Экспертлар бу хәлне яңа кварталлар үсеше, уртача бәяләр һәм дәүләт ярдәменең сакланып кала торган чаралары белән бәйле дип аңлата.
Торак бәяләре үсешендә лидерлар: Түбән Новгород (+22,2%) һәм Самара (+16,6%).
Уфада икенчел базарда 7,2% үсеш теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечтән түбәнрәк (10,7%).
Чыганак: Ufa_rb ️