

Русия Президенты Владимир Путин ислам банкингы буенча экспериментны өч елга, ягъни, 2028 елның 1 сентябренә кадәр озайту турындагы канунга кул куйган.
Ислам банкингын кертү буенча эксперимент үткәрү төбәкләре элеккечә калган: Башкортстан, Татарстан, Чечня һәм Дагыстан. Шулай ук закон эксперименталь режимда катнашучылар куллана ала торган операцияләр исемлеген киңәйтүне күз уңында тота. Закон проектын Дәүләт Думасына финанс базары буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе Анатолий Аксаков җитәкчелегендәге депутатлар һәм сенаторлар төркеме керткән. Закон июль уртасында кабул ителгән.
Аксаков билгеләп үткәнчә, Русиядә ислам банкингы үсеше халыкара хезмәттәшлекне киңәйтергә һәм ислам дәүләтләреннән инвестицияләр җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.
Бүгенге көндә партнерлык финанславындагы килешүләр күләме миллиард сумнар белән бәяләнә, әмма аның потенциалы –1 трлн сумнан да ким түгел, дип ассызыклады ул.