

Республиканың баш архитекторлары вузара кампуста укуларда булды.
Уфа вузара кампусы Уфа дәүләт нефть техник университетының креатив индустрияләр һәм урбанистика лабораториясе фәнни-тикшеренү проектлары белән генә түгел, ә белем бирү программаларының киң спектры белән дә шөгыльләнә.
Аның иң киң масштаблысы – "Архитектура һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге белән идарә итүне оештыру" һөнәри өстәмә әзерләү программасы.
Шушы көннәрдә республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре баш архитекторлары катнашлыгында аның икенче модуле уңышлы төгәлләнде.
– Шактый күп муниципаль берәмлекләр архитектура һәм шәһәр төзелеше органнарында һөнәри юнәлешле белемгә ия белгечләр җитмәү проблемасы белән очраша. Баш архитекторларның һөнәри осталыгын арттыру республика территориясендә шәһәр төзелеше сәясәтен гамәлгә ашыруны яхшыртырга, төзелгән корылмаларны исәпкә алып җирләрне нәтиҗәле файдаланырга, мәдәни мирас объектларын һәм табигый территорияләрне саклап калуны исәпкә алып торак төзелешен үстерергә ярдәм итәчәк, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов.
Экспертлар фикеренчә, программа актуаль. Республика муниципаль районнарының һәм шәһәрләренең баш архитекторларының күбесенең профильле архитектура яисә шәһәр төзелеше белеме юк. Шул сәбәпле, республика районнарының һәм шәһәрләренең үсешендә дөрес карарлар кабул итүдә каршылыклар килеп чыга. Бу өлкәдә эшләүче кадрларны яңадан әзерләү өчен УГНТУ Башкортстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министрлыгы белән бергә гомуми күләме 300 сәгать булган дүрт модульдән торган программа эшләде.
Фото: pravitelstvo.ru