

Дүртенче халыкара “На рахате” сәламәтлек һәм туризм фестивале 26 һәм 27 июль көнне Уфа шәһәренең “Кашкадан” паркында үтәчәк. Оештыручылар анда 25 меңләп кешенең килүен көтә.
“На рахате” – ел саен үтә торган иң зур чараларның берсе. Ул мунча мәдәниятенә багышланган уникаль чара. Чара быел да кызыклы булачак – спорт ярышлары, фитнес программалар, эшлекле очрашулар мастер-класслар, шоу һәм коллектив парлану, чабыну үтәчәк.
Безнең халык мунчага гаиләсе, балалары белән йөри. Кем өчендер ул ял итү төре, кем өчендер бизнес, эш урыннары, эш хакы. Былтыр фестивальдә иң зур мобиль мунчада берьюлы 103 кеше чабынган. Быел анардан да зуррак мобиль мунча урнаштырмакчылар. Ике көн эчендә олысы да, кечесе дә үзенә ошаган шөгыльне табачак. Аеруча мунча чемпионаты барсы өчен дә кызык булачак. Бу форум Башкортстанның зур чаралары исемлегенә кертелгән һәм путешествия.рф сайтында урнаштырылган. Шуңа да бу бәйрәмгә Русиядән, шулай ук чит илләрдән кунаклар килүе көтелә. “Без шәһәр туризмын пропагандалыйбыз, - диде Зөһрә ханым. – Шәһәрдә гаилә, балалар белән кая барырга була? Вакытны кызыклы гына түгел, файдалы да итеп үткәрергә урыннар күп”.
Фестивальгә республиканың иң зур санаторийлары вәкилләре дә, медицина фәннәре кандидатлары, клиникалар җитәкчеләре, кешеләрнең сәламәтлеге белән шөгыльләнгән белгечләр киләчәк.
Башкортстанда быел Русиядә беренче тапкыр амфитеатр-мунча ачу планлаштырыла. 100 квадрат метр мәйданлы мунчада берьюлы 100 кеше юына алачак.
Фото: ufa.bfm.ru