

24-26 июльдә республикада “Кыр көне-2025” төбәк семинары узачак. Зур эшлекле программа планлаштырылган, анда, гадәттәгечә, урып-җыю эшләренең тактикасы һәм стратегиясе турында сөйләшәчәкләр.
– Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең урып-җыю эшләренә, ә элеваторларның һәм эшкәртү предприятиеләренең уңышны кабул итүгә әзерлеге турында фикер алышачакбыз, – ди Хөкүмәт премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Теге яки бу сортның, гибридның безнең республика шартларында ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын үз күзләребез белән күрү өчен, җитештерү тәҗрибәләре белән танышырбыз.
“Кыр көне” кысаларында 40 гектар мәйданда перспективалы культураларның 255 делянкасы һәм гибридлары, шулай ук минераль ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары белән җитештерү тәҗрибәләре тәкъдим ителәчәк. Профессионаллар өчен авыл хуҗалыгы техникасының алдынгы үрнәкләре күрсәтү оештырылачак.
Әйткәндәй, быел “Кыр көне” төбәк форумы Уфа шәһәре янындагы Ягодная поляна авылы янында узачак. 26 июльдә ирекле килү көне каралган. Килүчеләр заманча авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре белән таныша, машина йөртүче яки оператор кабинасында утырып карый алачак. Форум кунакларына “Трактор-шоу”, ягъни тракторларда ярышуны күрү, республика фермерларының эксклюзив продукциясен сатып алу мөмкинлеге дә булачак.
Исегезгә төшерәбез, элекке елларны “Кыр көннәре” зона форматында, республиканың 5 районында уздырылды.