Икътисад
22 июль 2025, 10:09

Пластик шешә тапшыр һәм фотосурәт ал!

Пластик шешә тапшыр һәм фотосурәт ал!Пластик шешә тапшыр һәм фотосурәт ал!
Пластик шешә тапшыр һәм фотосурәт ал!

Бүген "Дуслык" ресторанында Уфада яшәүчеләр өчен махсус эшләнгән «Пластик на повторе» аудиоспектакленең презентациясе үтте.

Бу проект AB InBev Efes сыра ясау оешмасы, «СИБУР» нефть химиясе компаниясе һәм «Пятерочка» сәүдә челтәре инициативасы белән оештырылган.

Спектакльнең сценариен танылган яшь режиссер һәм башка күп популяр проектлар авторы Федор Елютин эшләгән.

Сез белә идегезме, илнең һәр кешесе елына 450 килограмм чүп чыгарып түгә? Ә бит бөтен ил халкы ташлый торган калдыкларны җыйсаң, бер метрга бер метр зурлыктагы манара төзеп, Айга менеп җитәргә булыр иде. Ә калдыкларны җиргә ташлап, һич тә табигатьнең пычрануына юл куярга ярамый, шуңа күрә аларны эшкәртергә кирәк. Бу хакта сөйләшү өчен, бу мөһим очрашуга Башкортостан Республикасы сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Азат Аскаров, "АБ ИнБев Эфес" оешмасынең Уфа шәһәрендәге филиалы башкарма директоры Аделина Кузьмина, "Полиэф" оешмасының (Благовещенскидагы "Сибур" предприятиесе) баш инженеры Андрей Ильин, "Пятерочка" сәүдә челтәренең "Уфа- Нефтекама" оешмалары директоры Вячеслав Матвеев килде.

Аларның чыгышыннан соң аудиоспектакльнең продюсеры, режиссеры һәм «Импресарио» театр-продюсерлык компаниясен оештыручы Федор Елютин белән телекүпер оештырылды. Ул аудиоспектакльнең ничек барлыкка килүе, нинди максат белән эшләнеше турында сөйләде.

Театр, аудиоподкаст һәм шау-шулы шәһәр элементларын берләштергән бу формат тыңлаучыларны пластик әйберләрнең икенче гомере һәм гади тел белән пластик эшкәртү процесслары турында сөйли, шулай ук шәһәрдә яшәүче һәр кеше экологияне саклауга үз өлешен кертә алуын күрсәтә.

Тирә-юньне чүпләү, табигатьне пычрату – бүгенге көндә иң зур проблемаларның берсе. Без су, нефть, газ һәм башка табигый ресурсларны көнкүрештә куллану өчен төрле каплар, савытлар җитештерүгә сарыф итәбез, аны 5 минут файдаланудан соң ташлыйбыз, Ә бит аны кабат кулланырга мөмкин! Тик күбебез ташлый, шул. Шуның аркасында шәһәр полигоннары тиз тула. Җирне һәм дөнья океанын пычратырга сәләтле санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килә. Мәсәлән, бер тонна макулатура эшкәртү 20 агачны саклап кала, 20 000 литр су һәм 1000 кВт/сәгать электр энергиясен экономияли. Ә бер тонна эшкәртелгән пластик савытларны 700 кг нефтьне саклап калачак.

Кешеләргә пластик калдыкларны эшкәртү һәм сакчыл куллануның мөһимлеген аңлату өчен AB InBev Efes, «СИБУР» һәм «Пятерочка» инициативасы белән Уфаның "Арт-Квадрат"ында икенчел чимал кабул итү мобиль пункты - фотофандомат урнаштырылды. Монда һәркем пластик шешәләр тапшырып, моның өчен фотография ала ала.

Ләйсән Каспранова.

Пластик шешә тапшыр һәм фотосурәт ал!
Пластик шешә тапшыр һәм фотосурәт ал!
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас