Икътисад
20 июль 2025, 08:41

Халыкны ярминкәләрдә көтәләр

Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында бу атнада 18 июльдә старт алган авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшләрен дәвам итәчәк. Бу хакта БР Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы матбугат хезмәтендә искәрттеләр.

Халыкны ярминкәләрдә көтәләрХалыкны ярминкәләрдә көтәләр
Халыкны ярминкәләрдә көтәләр

Традиция буенча мондый ярминкәләрдә җирле җитештерүнең табигый продуктларын сатып алырга мөмкин. Өч көн эчендә барлыгы 47 ярминкә мәйданчыгы оештырылачак. Теге яки бу муниципалитетта ярминкәләр уздыру урыннарын төбәкнең Сәүдә министрлыгы сайтында табарга мөмкин.

Мәсәлән, Уфада ярминкә сәүдәсе бүген рабкоров ур., 20 һәм спорт сарае каршында алып барылачак, дип хәбәр итте «Башинформ».

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: «Башинформ».

Халыкны ярминкәләрдә көтәләр
Халыкны ярминкәләрдә көтәләр
Автор:
Читайте нас