Икътисад
16 июль 2025, 05:54

Халыкка хезмәт итәр хәзинә

“Салават” җәмгыяте районга ярдәм итә башлаган да инде.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Башкортстан – искиткеч бай табигатьле төбәк. Казылма байлыклары да мулдан. Бу исә сәнәгатьне һәм икътисадны үстерүгә ярдәм итә. Иң мөһиме – шул муллыкны, тибагатькә зыян салмый, дөрес итеп файдалана белү.

Бу атнада республика Хөкүмәтенең опертив киңәшмәсендә шул хакта сөйләшү булды. Сәбәбе – “Салават” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Әбҗәлил районында геологик разведка эшләре алып баруы. Киңәшмәгә оешманың директоры Таһир Бәхтигәрәев тә чакырылган иде. Чөнки Кырктытау сыртына якын булган бакыр ятмасын эшкәртү проектына карата халыкның да сораулары күп. Таһир Тимербай улы, компаниянең планнарын тәкъдим итеп, хәвефләнер урын юк дигән фикерен җиткерде. Республика Башлыгы Радий Хәбиров барлык килешүләрнең үтәлешен шәхсән үзе контрольдә тотачагын әйтте.

– Без компания җитәкчелеге белән берничә тапкыр очраштык һәм бу проект турында фикер алыштык. Предприятиенең килешүләрне ничек үтәвен үз вәкаләтләрем кысаларында шәхсән күзәтәчәкмен. Сәнәгать министрлыгына социаль-икътисади хезмәттәшлек турында зур килешү әзерләргә куштым, – диде төбәк җитәкчесе.

Разведка – күзәтү астында

Хәзерге вакытта “Рус бакыр компаниясе”нең партнеры булган “Салават” җәмгыяте Әбҗәлил районының Салават руда кырында геологик разведка эшләрен башкара. Идел буе федераль округы буенча Җир асты байлыкларыннан файдалану департаменты тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә, геологик разведка эшләре 2025 елда башкарылырга тиеш. Лицензияләнгән участокның мәйданы – 229 гектар. Геологлар фаразлавынча, монда 208 миллион тоннадан артык руда ятарга мөмкин. Салават бакыр-порфир ятмасының запасларында якынча 1 миллион тоннага якын бакыр булырга тиеш. Әгәр шушы мәгълүмат расланса, биредә тау-баету комбинаты төзеләчәк. Ул чакта монда елына 10 миллион тонна руда чыгарылырга мөмкин. Алар, ачык ысул белән чыгарылып, предприятиедә эшкәртеләчәк.

– Тәү чиратта шуны әйтәсе килә: тау-баету комбинаты төзү турында карар әлегә кабул ителмәгән. Әле сүз җир асты байлыкларында бакырның нинди күләмдә булуын күрсәтәчәк геологик разведка турында гына бара. Бу бакыр запаслары, иярчен компонентлар турында күзаллау бирәчәк. Руданың яту тирәнлеге, үзенчәлекләре билгеләнәчәк. Шуннан соң техник-икътисади нигезләмә әзерләнәчәк, аны дәүләт комиссиясе караячак, ә бакыр запаслары дәүләт балансына куелачак. Шулардан чыгып, тау-баету комбинаты төзү турында карар кабул ителәчәк, – дигән иде быел май аенда “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Таһир Бәхтигәрәев.

Аның әйтүенчә, әлеге вакытта компания, җир асты байлыкларыннан файдалану турындагы кануннарны төгәл үтәп, геологик разведка алып бара. Пробалар алуны һәм скважиналарны рекультивацияләүне бу ел ахырына кадәр төгәлләргә ниятлиләр. Эшләр Күзәтчелек иҗтимагый советы һәм дәүләт органнары тарафыннан катгый контрольдә тотыла. Шуны да әйтергә кирәк: Башкортстанның Экология министрлыгы каршында Әбҗәлил районында “Салаватское” җәмгыятенең инвестиция проектын гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча Күзәтчелек советы төзелде. Аның составына районда яшәүчеләр – ветераннар, эшкуарлар, фермерлар, пенсионерлар, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук Русия Фәннәр академиясенең Уфа тикшеренү үзәге, югары уку йортлары галимнәре, республика иҗтимагый оешмалары, Гомумрусия халык фронты вәкилләре керде.

– Бакыр рудасы ресурслары расланса, Салават ятмасын эшкәртү буенча эре инвестиция проектын гамәлгә ашырырга планлаштырабыз, – диде Таһир Бәхтигәрәй улы оператив киңәшмәдә.

Предприятиене эшләтеп җибәрү 2029 елга билгеләнгән. Яңа тау-баету комбинаты төзелсә, ул илнең иң заманча һәм экологик предприятиеләренең берсе булган Чиләбе өлкәсендәге Томинск тау-металлургия комбинаты үрнәгендә булыр дип күзаллана.

Икътисади өстенлекләр

Таһир Тимербай улы, фаразларга таянып, проектның төп үзенчәлекләрен, шулай ук республика һәм Әбҗәлил районы өчен икътисади өстенлекләрен билгеләде.

Беренчесе – инвестицияләр киләчәк: компания проектны гамәлгә ашыруга 40 миллиард сум салырга әзер. Икенчедән, комбинат төзелсә, анда мең ярым кешегә, күбесенчә Әбҗәлил районында яшәүчеләр өчен югары хезмәт хаклы эш урыннары булачак. Өченчедән, салым керемнәре арта. Компания районның иң эре салым түләүчесе булачак. Төрле дәрәҗәдәге бюджетларга еллык салым керемнәре 1,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Аларның 250 миллион сумы район бюджетына барачак. Дүртенчесе – районда социаль җаваплы предприятие барлыкка киләчәк.

– Соңгы пунктка аерым басым ясыйсы килә. Инвестицион проектны гамәлгә ашырганда район хакимияте белән социаль партнерлык килешүе төзеләчәк. Аның нигезендә социаль әһәмиятле башлангычларга ярдәм итү бурычын үз өстебезгә алачакбыз һәм районда инфраструктура проектларын гамәлгә ашырачакбыз, – диде Таһир Бәхтигәрәев.

Комбинат төзү турындагы карар геологик разведка күрсәтәчәк нәтиҗәләр буенча гына кабул ителәчәгенә карамастан, компания Әбҗәлил районындагы социаль проектларга ярдәм итә башлаган да инде. Мәсәлән, Бурангол авылындагы интернат-мәктәпне капиталь ремонтлауга һәм “Ирәндек” балалар лагеренда спорт мәйданчыгы төзүгә 70 миллион сум бүлгәннәр. Әле аларда эшләрнең кызган чагы.

– “Салават” җәмгыяте акчасына интернат-мәктәпнең түбәсе һәм фасады яңартылачак, яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелачак, цоколь җылытылачак, сыйфатлы ремонт ясалачак, идәннәр алыштырылачак, шулай ук заманча корылмалар һәм җиһазлар куелачак. Ә балалар лагере өчен заманча спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Анда волейбол һәм баскетбол өчен зоналар, шулай ук актив уеннар һәм тыныч ял өчен урыннар була. Эшләрнең гомум мәйданы – 2 мең квадрат метр чамасы. Һәм болар – безнең тарафтан акча бүленгән проектларның бер өлеше генә. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, – дип бәян итте оешма җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, “Салават” җәмгыяте махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук районда спорт һәм мәгариф чараларына актив ярдәм күрсәтә. Аның ярдәме белән 800 гаилә икенче яртыеллыкка урындагы матбугатка язылган. Алар арасында ветераннар, күп балалы, аз керемле, шулай ук МХОда катнашучыларның гаиләләре бар.

– Яз көне ике экологик акция уздырдык. Олы Кызыл елгасы ярын чистарту буенча өмә оештырдык һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына “Хәтер аллеясы” утыртуда ярдәм күрсәттек, – диде Таһир Бәхтигәрәев.

Моннан тыш, “Салават” җәягыяте Әбҗәлил районы мәктәпләрендә “Гыйлем” олимпиадасы үткәргән. Анда 1633 укучы катнашкан, шуларның 315е финалга чыккан. Җиңүчеләр һәм призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырганнар. Ә 40 укытучы еллык 10 мең сумлык һөнәри стипендиягә лаек булган. Шулай ук оешма җитәкчелеге мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашулар үткәрә. Бүген район мәктәпләре укучыларын югары уку йортларында һәм көллиятләрдә максатчан укыту турында актив рәвештә килешүләр төзиләр. Бу – комбинат төзелсә, аларга эш урыннары булачак, дигән сүз. Гомумән, инвестор эшкә урнашырга теләүчеләрне, беренче чиратта яшьләрне, таләп ителгән белгечлекләр буенча укытырга әзер. Предприятие район балаларын Уфа, Екатеринбург, Магнитогорскиның югары уку йортларына, шулай ук профильле көллиятләргә җибәрергә әзер. Әгәр теге яки бу сәбәпләр аркасында комбинат төзелмәсә дә, бу белгечләр бүгенге көндә эшсез калмаячак, аларга ихтыяҗ зур дигән фикердә Таһир Тимербай улы.

“Халык белән очрашырга кирәк”

Болар хакында “Салават” җитәкчелеге халык белән очрашуларда да һәрдаим сөйләп-аңлатып тора. Алар районның җиде авыл биләмәсендә сигез очрашу-презентация уздырган. Аларда 1200дән артык кеше катнашкан. Урындагы халык үзләрен борчыган сорауларга тулы җавап алган.

Таһир Тимербай улы фикеренчә, шик-шөбһәләр булу – нормаль күренеш. Шуңа да халык белән очрашу кирәк. Бу кешеләрнең карашын ныграк аңларга ярдәм итә. Ә алар төрле. Кемдер инде эшкә урнашу мөмкинлекләре белән кызыксына.

– Халыкның борчылуын аңлыйбыз һәм геологик разведка эшләре башланганнан алып ачык диалог алып барабыз. Геологик разведка башланганчы җәмәгатьчелек вәкилләре өчен 7 сәнәгать туры оештырдык. Әбҗәлил районыннан 350дән артык кеше бакыр чыгару процессын Русиянең бакыр тармагындагы иң заманча һәм югары технологияле предприятиеләрнең берсе булган Томинск тау-металлургия комбинаты мисалында шәхсән күрә алды. Инвестиция проектын Бөтендөнья башкорт корылтаеның Башкарма комитетына да тәкъдим иттек, – дип сөйләде ул республика җитәкчесе үткәргән киңәшмәдә. – Районда яшәүчеләрнең инвестиция проектына, аның мөмкинлекләренә кызыксынуын күрәбез. Киләчәктә барлык башлангычларга һәм сөйләшүләргә ачыкбыз.

Экологик мәсьәләгә килгәндә, Кырктытау сырты кебек үзенчәлекле табигый объектларга бернинди дә зыян килмәячәк, дип ышандыра “Салават” җитәкчелеге. Олы һәм Кече Кызыл елгалары бакыр запасларын разведкалау урыныннан читтә урнашкан, шуңа әлеге табигый объектларга бернинди зыянлы йогынты да булмаячак. Ятмадан Кырктытау – 5 чакрым, Яктыкүл – 12 чакрым ераклыкта. Терәлеп торган авыллар юк: иң якыны булган Искак авылына – 8,5 чакрым, Бурангулга – 10,5 чакрым. Файдалы казылмалар запаслары расланган очракта, компания әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны киметергә мөмкинлек бирә торган технологияләрне файдаланырга җыена.

***

Әйткәндәй, “Салават” җәмгыяте узган атнада Аскар авылында үз офисын ачты. Биредә теләге булган һәркем районда бакыр чыгару буенча планлаштырылган инвестиция проекты турында тулы мәгълүмат ала ала. Шулай ук эшкә урнашу һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен максатчан килешүләр төзүгә заявкалар кабул итәләр.

Моннан тыш, предприятие юридик затны яңадан теркәү эшен башлаган. Ул Әбҗәлил районында теркәләчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас