

Башкортстанны сәнәгатьтә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә биш яңа проект көтә.
Радий Хәбиров чираттагы “Инвестиция сәгате”н үткәрде, анда берьюлы берничә инициатива хупланды.
- Подымаловода логистик комплекс: яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне саклау һәм бүлү. “АгроВосток” компаниясе 600 млн салачак һәм 30 эш урыны булдырачак.
- Уфада “Сирена” җитештерүен киңәйтү: икмәк-күмәч һәм кондитер продукциясе. Компания яңа линияләргә һәм цехларга 125 млн сум кертәчәк һәм 30 эш урыны булдырачак.
- Уфада икенчел вак таш җитештерү: төзелеш калдыкларын эшкәртү. “Стройиндустрия” компаниясе 75 млн кертәчәк һәм Орджоникидзе районында 12 эш урыны булдырачак. Эшләтеп җибәрү срогы – 2027 елга кадәр.
- Белорет районы Инзәрдә кунакханә: туристлар һәм водительләр өчен 10 номер. “Батыр” компаниясе 21 млн сум салачак һәм 20 эш урыны булдырачак.
- Булгаковода гамәлдәге юл буе сервисы белән янәшә автомобиль юу комплексы. “Ай да Вкус” җәмгыяте 120 млн сум кертәчәк.
Бар проектлар да өстенлекле статус алды – республика инвесторларга салым ташламалары буенча һәм җир алуда ярдәм күрсәтәчәк.