Икътисад
24 июнь 2025, 10:14

Заманча икътисад нинди булырга тиеш?

Владимир Путин шул турыда сөйләде. 

https://photo.roscongress.orghttps://photo.roscongress.org
https://photo.roscongress.org

Узган атнада зур чараларның берсе – Петербург халыкара икътисади форумы үтте. Русия Президенты Владимир Путин,  пленар сессиядә чыгыш ясап, ил икътисадындагы үзгәрешләр турында сөйләде.

“Катлаулы хәлгә карамастан, Русиянең эчке тулаем продукты соңгы ике елда ел саен 4 процеттан күбрәккә артты, ягъни уртача дөньякүләм күрсәткечтән югарырак темплар белән үсте”, – диде ул. Һәм бу чимал исәбенә түгел. 2024 елда нефть-газга карамаган тулаем эчке продуктның үсеше 4,9 процент тәшкил иткән.

Безнең икътисад ышанычлы үсә генә түгел, ә сыйфатлырак һәм күпкырлырак була бара, дип бәяләде Путин. “Русия эчке тулаем продукт күләме буенча дөньяда – инде дүртенче, Европада беренче урында тора”, –диде ул.

Бу елның иң мөһим бурычы – икътисадны баланслы үсеш юлына күчерү. Еллык инфляция 10 проценттан түбәнрәк төште. Президент сүзләренчә, инфляция динамикасы экспертлар һәм Үзәк банк көткәнгә караганда яхшырак үсә. Бу инде акча-кредит сәясәтен йомшартуга керешергә мөмкинлек бирә, дип писәпли ул.

“Безнең стратегик юнәлеш – адымлап, эзлекле рәвештә илебез икътисады структурасын үзгәртү”, – дип белдерде Путин һәм моның өчен биш төп юнәлешне атады.

Беренче юнәлеш – мәшгульлек һәм куллану структурасының характерын үзгәртү. Монда сүз эш урыннарының сыйфатын һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга нигезләнгән югары хезмәт хаклары булган икътисадка күчү турында бара

Бүгенге технологик заманга җавап бирә торган эш урыннары булдыруны стимуллаштыру өчен Хөкүмәт төзәтмәләр пакеты әзерләгән, һәм Путин Дәүләт Думасыннан аларны кыска вакыт эчендә кабул итүне сорады. “Гражданнарның керемнәрен арттыруга ачкыч – нәкъ менә сыйфатлы, структур яктан яңа мәшгульлек булдыруда”, – ди ил җитәкчесе.

Соңгы дүрт елда илдә мәшгульләр саны 2,4 миллион кешегә арткан. “Без эшсезлекнең тарихи минимумына ирештек”, – дип бәяләде Президент. Яшьләр эшсезлеге күрсәткече буенча Русия дөньяда иң яхшылар рәтендә –якынча 7,2 процент. Ул ил тарихында ярлылык дәрәҗәсенең рекордлы кимүен дә билгеләде. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 7,2 процент тәшкил иткән. План – 5 процентка кадәр киметү.

Шул ук вакытта Путин Русиядә хезмәт хаклары дәрәҗәсе әлегә җитәрлек түгел дип ассызыклады. Шуңа ул ук креатив икътисад үсешенең озак вакытлы стратегиясен әзерләргә һәм федераль проектны эшләтеп җибәрү турында уйларга кушты.

Икенче юнәлеш – инвестицион климатның яңа сыйфаты. Сүз бизнес чыгымнарын кардиналь минимальләштерү турында бара. Хөкүмәт төбәкләрдә инвестицияләргә ярдәм итү системасын эшләтеп җибәрде дә инде. Президент инвестклимат торышының Милли рейтингы лидерларын санап чыкты. Аны Мәскәү җитәкли. Икенче урында – Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсе. Өченчедә – Мәскәү өлкәсе һәм Башкортстан. Узган елда 57 төбәк үзләренең индексын күтәргән.

Өченче юнәлеш – икътисад  яңа, заманча технологияләргә нигезләнергә тиеш. Биредә технологик лидерлыкны тәэмин итү буенча илкүләм проектлар төп корал булачак. 2030 елга Русиядә тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә дәүләт һәм бизнесның җыелма чыгымнары эчке тулаем продуктның кимендә 2 процентына кадәр үсәргә тиеш. Бу максатларга шәхси бизнес кертемнәре ким дигәндә икеләтә арттырылырга тиеш.

Дүртенче юнәлеш – тышкы сәүдәнең яңа сыйфаты. “Нефть-газ экспортын арттыру максаты куелды да инде”, – дип ассызыклады Президент. Якындагы елларда БДБ илләрендә, шулай ук Төркия һәм Вьетнамда, тагын берничә илдә энергетикада эре проектлар гамәлгә ашырылачак. Алар нигезен Русиянең технологик карарлары тәшкил итәчәк һәм аларда илебезнең финанс структуралары катнашчак.

Бишенче юнәлеш – оборона-сәнәгать комплексын тамырдан үзгәртү. “Хәзерге дөньяда оборона-сәнәгать комплексы һәм гражданлык тармаклары арасында бүленеш азайганнан-азая бара. Кайсыбер илләрдә бу тармакларда бернинди аерма да юк, – диде Путин. – Безгә компанияләрне бары тик оборона-сәнәгать яки гражданнар сегментында гына эшләүче предприятиеләргә бүлүдән китәргә кирәк”.

Бер сүз белән әйткәндә, икътисад заман белән бергә атларга һәм  гражданнарның имин, сыйфатлы тормышын булдыруны төп максат итеп куярга тиеш дигән фикерен җиткерде ил башлыгы.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас