Икътисад
22 июнь 2025, 09:48

Республиканың атчылык тармагы үсештә булыр

Башкортстанда атчылыкны үстерүнең төп бурычлары турында фикер алыштылар.

Республиканың атчылык тармагы үсештә булырРеспубликаның атчылык тармагы үсештә булыр
Республиканың атчылык тармагы үсештә булыр

Республиканың Уфа районында Башкортстанның атчылыкны үстерү ассоциациясе инициативасы белән Ат үрчетүчеләр форумы узды. Чарада БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Ветеринария буенча Дәүләт комитеты, Россельхознадзор вәкилләре, Русиянең әйдәп баручы галимнәре, шулай ук атчылык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре, ат хуҗалары катнашты.

  — Башкортстан традицион рәвештә атлар саны буенча югары позицияләрне саклый һәм кымыз җитештерү буенча илдә лидер булып тора. Регионнан читтә дә кызыклы булырлык атчылык продукциясе өстендә актив эшләү бик мөһим, чөнки бу тармакны алга таба үстерү инструментларының берсе һәм җитештерүчеләр өчен яхшы керем барлыкка килү, — дип белдерде сәламләү сүзендә БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Соңгы өч-дүрт елдагы эш нәтиҗәләре буенча без шундый продукт — кымыз эчемлеге алдык. Казахстанда, Кыргызстанда, Үзбәкстанда продукциягә ихтыяҗ зур, шуңа күрә безнең фермерларның бүген азык-төлек иминлеген тәэмин итүләре һәм бер үк вакытта дөнья базарларында үз продукциясе белән көндәшлек итүләре сөендерә. Бу эшне дәвам итәргә кирәк.

Моннан тыш, Фазрахманов форумда катнашучыларның игътибарын агротуризмны үстерүгә юнәлтте. Ат белән эшләүдә кеше мөһим булганлыктан, хәзердән үк көчне авыл территорияләрендә гаилә бизнесы булдыруга юнәлтергә, үз җитештерүеңне үстерергә, агротуристик урыннар булдырырга кирәк. Республикада уңышлы мисаллар бар, монда ул Кушнаренко районында "Сөт ранчосы" һәм Гафури районында "Искиткеч тәвә кошы" комплексларын һәм башкаларны билгеләп үтте. Менә мондый мисаллар Башкортстанда йөзләрчә булырга тиеш, һәм беренче чиратта, атлар белән бәйле булуы зарур, дип ассызыклады вице-премьер.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Республиканың атчылык тармагы үсештә булыр
Республиканың атчылык тармагы үсештә булыр
Автор:
Читайте нас