

Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында 2024 елда газ-мотор ягулыгы базары үсеше дәрәҗәсе буенча Русия төбәкләре рейтингына йомгак ясалды.
Тикшеренү илнең 77 төбәгенең эксперт бәясе нигезендә берничә күрсәткеч буенча төзелгән.
Рейтинг нәтиҗәләре буенча, Башкортстан ышанычлы рәвештә лидерлар өчлегенә керде, шулай ук «ел рекордчысы»номинациясендә җиңде. Илнең газ-мотор башкаласы статусын Санкт-Петербург шәһәре саклап калды, икенче урынны Ростов өлкәсе алды.
- Бүген Республика
башкарган эшләр, мөгаен, инфраструктураны үстерү өчен мөһим адымнарның берседер. Шуңа күрә булган 65 АГНКСНЫ төгәл йөкләячәкбез, бергәләп йөкләячәкбез. Без төбәкне экологик яктан чиста итәргә омтылачакбыз,- диде Башкортостан Республикасы Хөкүмәте Премьер – министры урынбасары-Башкортостан Республикасы сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төбәктә газ-мотор ягулыгын куллануны арттыру максатыннан Башкортстан предприятиеләре һәм оешмалары белән транспорт чараларын табигый газга күчерү буенча эш алып барыла.
Фото
: pravitelstvorb.ru