

– Эх, соңга калдыгыз, чәчүне күптән тәмамладык. Әлегә егетләр дә таралышты: кем өенә, кем балыкка китте, – дип каршы алды безне Рөстәм һәм Алмаз Гомәровлар. Әлшәй районы Нигъмәтулла авылыннан абыйлы-энеле фермерлар безне шаярып сәламләсәләр дә, бу сүзләрдә һич арттыру юк икән. Иртә чәчелгән басуларны химикатлар белән эшкәртү чорына тап килгәнбез. Бу үсемлекләрне тукландыру, корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннәреннән эшкәртү өчен кирәк. Һәм ул эшләрне, гадәттә, кичен һәм төнен башкаралар. Шуңа хуҗалык хезмәтчәннәренең төнге эштән соң ялга туктаган чаклары булып чыкты. Кичен янә эшкә. Һава торышы яхшы торганда тизрәк тәмамларга исәпләре.
Бу язда исә крестьян-фермер хуҗалыгында 1600 гектар чамасы җирне эшкәртеп, 900 гектарга – көнбагыш, калганына бодай, арпа чәчкәннәр. Быел беренче тапкыр 72 гектар җирдә соя үстереп карарга булганнар. Билгеле булуынча, бүген Европа илләре һәм Кытай пальма маеннан баш тарта. Русия дә көнбагыш һәм соя маен кулланырга тәкъдим итә. Шуңа аңа сорау зур.
– Үстереп карарга булдык әле. Соя югары уңыш бирүче культура булып тора, үстерүче хуҗалыклар аны мактыйлар, – диде Рөстәм Әмир улы.
Сүзебез җайлап кына чәчү эшләренә барып тоташты. Быел үзебезнең орлыкларны чәчмәдек, сатып алдык, диләр хуҗалар. Чөнки былтыр яңгыр күп яву сәбәпле, башаклар шыта башлаган булган.
– Арпаны көздән орлыкка дип салып куйган идек, кыш җылы булгач, чәчәргә базнат итмәдек. Уңыш орлыкка бәйле, шуңа яхшысын чәчәргә тырышабыз, – дип бәян итте фермерлар.
Алар минераль ашламаны да мулдан кертергә тырыша.
– Соңгы ун елда ансыз чәчкән юк, ким дигәндә, бер гектарга 80 килограмм ашлама кертәбез. Химик утауны да ашлама белән башкарабыз. Барысын да технология буенча эшлибез. Элек уңдырышлылык гектардан 12 центнер булганга шатлана идек, хәзер 25 булса да кәеф төшә, – ди Рөстәм Әмир улы. Былтыр бөртеклеләр уңышы гектардан 30 центнер чамасы булган. Көнбагышныкы югарырак чыккан.
– Бүгенге көндә күп хуҗалыклар өчен уңышны үстерүдән бигрәк аны сату мәшәкатьле. Сездә дә шулаймы? – дип кызыксынам.
– Игенне тәү чиратта авыл кешеләренә сатабыз, пай җирләре өчен исәпләшәбез. Без тулысынча диярлек пай җирләрендә эшлибез, – диде Гомәровлар. Алар игенне алыпсатарларга да, ашлык эшкәртүчеләргә турыга да саталар. Дәүләкән он комбинаты, Раевка элеваторы, Чишмә, Бәләбәйдәге оешмалар белән эшлиләр. Хәтта Казан белән Питерга да барып җитә аларның игене.
– Сату белән проблема юк. Монда хак мәсьәләсе генә, – диделәр фермерлар. – Хаклар көзен очсыз була. Бодайның үзкыйммәте – килограммына 12 сум, ашламаны да кертеп исәпләсәң, 20 сумга баса. Ә былтыр көз 6-8 сум белән дә сатарга туры килде, әле 12 сумга сатабыз. Сатмый булмый: кредитларны капларга, хезмәт хакын, салымнарны түләргә кирәк. Без бит эш хакын ел әйләнәсе түлибез. 7 кеше даими эшли, ай саен акчасын ала.
“Безнең егетләр шәп”
Хезмәтчәннәргә килгәндә, барысы да – Нигъмәтулла авылыннан. Сезон вакытында гына эшләүчеләр дә бар. Быел чәчүдә барлыгы 12 кеше катнашкан.
– Безнең егетләр исерткеч эчемлекләр эчми, – диде Алмаз Әмир улы. – Башта ук “аның хезмәт хакы югары, чөнки ул бер көн дә эчмәде, синеке түбән, чөнки шул-шул көннәрдә эчтең” дип аңлаттык. Чәчү-уру вакытында бөтенләй эчмиләр. Чөнки сезонда күбрәк хезмәт хакы эшләргә була. Әлеге чәчүдә йөзәр мең сум алдылар. Күбрәк тә чыгарга мөмкин, гектарга карап түләнә.
Гомәровлар үзләрендә эшләүче егетләрдән бик канәгать.
– Егетләр эшкә шәпләр, афәриннан башка сүз юк. Риф Шәймарданов, Вәсим Чеводаев, Радик һәм Руслан Сибагатуллиннар кебек дистә елдан артык эшләүчеләр бар, – ди фермерлар.
Алар егетләрен “үзләренә эшләгән кебек эшлиләр” дип тә мактадылар.
– Без эш урынында булмаганда да нәрсә эшләргә кирәклеген үзләре белеп башкара. Складта теге яки бу әйбер җитмәсә: “Алмаз абый, менә бу кирәк, шуны сатып алсак яхшы булыр иде”, – дип тәкъдим итәләр. Кирәк икән, складларны җыештырып куялар, кирәк булса, өмә үткәрергә дә үзләре башлап эндәшә. Чәчүгә төшкәнче ындыр табагын, техниканы яхшылап әзерләп куябыз, – дип сөйләде Алмаз Әмир улы.
Хуҗалыкта техника җитә, искеләрен яңаларына алмаштыру җаен да табарга тырышалар. Соңгы елларда техниканы күпчелеге түләп алабыз, чөнки лизингка процентлар зур, дип сөйләде Рөстәм Әмир улы. Быел техника сатып алу өчен “Россельхозбанк”тан 4 миллион кредит алганнар. Күпләрдән аермалы буларак, үзебезнең ил техникасына өстенлек бирәләр.
– Чәчү вакытында Кытай техникасын барып караган идек. Егетләр карады-карады да, үзебезнең “Беларус”ны гына алыйк инде, диделәр. Без аңа өйрәнгәнбез, кирәк икән, ремонтлый да беләбез, диләр. Чит ил техникасын төзәткәндә бер штуцерны гына да 1-2 атна яки ай буе көтәргә туры килсә, күпме вакыт әрәм була, диләр. Шуңа үзебезнекен алып кайттык, – ди Алмаз Гомәров. Аның әйтүенчә, үзебезнең техника да яхшы эшли, запас частьлар белән проблема юк.
Ягулык-майлау материалларын исә кышын, хаклар очсызрак булганда сатып алып куярга тырышалар.
“Эш бүлешү юк”
Берсен-берсе тулыландырып сөйләүче абыйлы-энеле Гомәровларны тыңлаганнан соң, эшне ничек бүлешәсез дип тә сорадым. Ни дисәң дә, фермерлык эшендә үзеңә агроном да, инженер да, икътисадчы да, тракторчы да булырга кирәк.
– Мин – моны, син моны эшлисең дигән бүлешү юк. Элегрәк, кирәк булса, икебез дә комбайнга да утыра идек, – диеште алар. Алай да, Алмаз Әмир улы күбрәк техника, ремонт белән шөгыльләнсә, Рөстәм Әмир улы агрономия, бухгалтерия мәсьәләләрен, уңышны сатуны үз өстенә ала.
– Чәчү технологиясе дөрес булмаса, уңыш аз чыкса, мине сүгәләр, – дип елмайды Рөстәм Гомәров.
– Ә техника ватылса, мине сүгәләр, – дип сүзне шаяртуга борды энесе Алмаз. – Шуңа мин иртә яздан чәчкечләрне, бар техниканы сүтеп ыргытам да, барысын да яңадан җыйдырам. Чыгымлы булса була, аның каравы, чәчү вакытында ватылмыйча, туктамыйча эшлибез.
Бүген Гомәровлар – аякларында ныклы басып торучы фермерлар. Ә 20 ел элек, авылдашларының пайларын арендага алып, эш башлаганда бер дә җиңелдән булмаган.
– Баштагы мәлләрдә авыр булды, әмма әти белән бергә эшли башлагач, курыкмыйча тотындык, – диләр Гомәровлар.
Әтиләре – Әмир Габдрахман улы – кырык елдан артык аграр тармакта икътисадчы булып эшләгән. Уллары исә җәйге каникулларда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, район буенча беренче урынны алган чаклары булган хәтта. Аларда авыл хуҗалыгына кызыксыну әнә шулай башлана, күрәсең. Икесе дә Аграр университетны тәмамлый: өлкәне – икътисадчы, кечесе бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Бүген алар шушы ук авылда эшләүче Дибаевлар гаиләсе һәм башка фермерлар белән дә тыгыз элемтәдә тора, киңәшләшеп, бер-берсенең тәҗрибәсен өйрәнәп эшлиләр.
– Икегез дә саннар белән эшләүгә укыгансыз, ә ни өчен үсемлекчелекне сайладыгыз? – дип сорыйм.
– Авыл баласы булгангадыр, үсемлекчелек күңелгә якын. Безгә югары уку йортында авыл хуҗалыгының бар тармаклары буенча да белем бирделәр. Эшли башлагач, белемне арттыру курсларында укыдым. Үсемлекчелек тармагы да заман белән бергә алга атлый, технологияләр үзгәреп тора, яңа алымнар барлыкка килә. Шуңа белемне яңартып тору кирәк. Эшли-эшли дә тәҗрибә туплыйсың, – диде Рөстәм Әмир улы.
– Шактый еллар эшләү дәвамында үсемлекчелектән зур уңыш алу серләрен белеп бетергәнсездер, мөгаен, – дим.
– Җирнең үз холкы, аны алдап булмый. Һава шартлары да еш үзгәреп тора, ел елга туры килми. Әмма җирдә эшләү өчен зур тырышлык кирәк, – диде әңгәмәдәшем.
Әлбәттә, фермер эшендә гаиләңнең ныклы терәк булуы да мөһим. Бу уңайдан Алмаз һәм Рөстәм Гомәровлар икесе дә – бер ул һәм бер кыз әтисе. Икесенең дә тормыш иптәшләре – укытучылар, Раевка мәктәпләрендә эшлиләр. Әйткәндәй, әниләре – Люция Галиулла кызы да – педагог: ул озак еллар Нигъмәтулла мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан, директор булып эшләгән. Әлеге вакытта инде, әтиләре кебек, хаклы ялда. Авыл тирәли шаулаган башакларга карап, улларының хезмәтләренә иң гадел бәяне бирүчеләр дә – алардыр, мөгаен...
***
Саубуллашып, без – кайтыр якка, хуҗалык хезмәткәрләре өйләренә юлланды. Кичкә кадәр йорт-кура мәшәкатьләрен карыйсылары бар. Ә кояш офыкка тәгәрәүгә алар янә басуга ашыгачак. Игенченең – үз вакыты, үз сәгате. Алар җир сулышы белән яши.

