Икътисад
7 июнь 2025, 12:04

Башкортстанда бензин кыйммәтләнде

Башкортстанда 27 июньнән 2 июльгә кадәр бензин бәясенең артуы теркәлгән.

Башкортстанда бензин кыйммәтләндеБашкортстанда бензин кыйммәтләнде
Башкортстанда бензин кыйммәтләнде

 Бу хакта Росстаттан хәбәр ителә.

Бер литр ягулыкның уртача бәясе 3 тиенгә күтәрелде һәм 58,1 сумга җитте. Шул ук вакытта бензинның барлык маркалары да кыйммәтләнде. Нәтиҗәдә АИ-92 55,74 сум тора, АИ-95 60,18 сумга кадәр кыйммәтләнгән, АИ-98 литры өчен 82,78 сум тора.

Ә менә дизель ягулыгының хаклары үзгәрмәгән һәм литры 68,62 сум тәшкил итә. Моңа кадәр «Башинформ» хәбәр иткәнчә, бу елның апрелендә төбәктә бензин бәясе өч тапкыр арткан.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Башкортстанда бензин кыйммәтләнде
Башкортстанда бензин кыйммәтләнде
Автор:
Читайте нас