

Бүген, 29 майда, Sheraton Plaza Ufa Congress кунакханәсендә Эшкуарлык атналыгы кысаларында “Бизнес хатын-кызлары” форумы узды.
Анда офлайн һәм онлайн форматта төбәкнең 700дән артык хатын-кыз эшкуары җыелды. Хатын-кызлар бизнесын үстерүгә багышланган чара тәҗрибә уртаклашу, эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм эшкуарлык инициативаларын алга этәрү өчен үзенчәлекле мәйданчык булды.
– Бизнеста хатын-кыз инициативасына ярдәм итү – ул үсешнең көчле двигателе һәм икътисадны ныгыту буенча дәүләт сәясәтенең мөһим өлеше. Мондый форматтагы форумнар кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен мөмкинлекләр офыкларын киңәйтә, кыю планнарны һәм амбициоз максатларны тормышка ашыру өчен кыйммәтле идеяләр һәм мотивация бүләк итә, – ди Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.
“Бизнес хатын-кызлары” форумының өч тематик мәйданчыгында төрле өлкәләрдән 23 спикер-эксперт чыгыш ясады. 12 консультация өстәле эшләде, анда эшкуар хатын-кызлар белгечләрдән шәхси киңәшләр алды, бизнес-күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән 4 уен практикасы үткәрелде. Шулай ук катнашучылар визажистлар хезмәтеннән файдалана һәм бушлай макияж ясата алды.
Форум кысаларында шулай ук “Матур” бренды модалары күрсәтелде һәм мөмкинлекләре чикләнгән 30 балага җәйге ял өчен хәйрия акчалары җыю оештырылды.