Икътисад
16 Май 2025, 11:37

Резидентлар җитди форумга әзерләнә

Чара быел 20 - 23 майда "УФА ЭКСПО" күргәзмә комплексында үтәчәк.

Резидентлар җитди форумга әзерләнәРезидентлар җитди форумга әзерләнә
Резидентлар җитди форумга әзерләнә

Вузара кампус резидентлары Русия нефть һәм газ химиясе форумында һәм шулай ук "Газ. Нефть. Технологияләр" 33нче халыкара күргәзмәсендә гыйльми партнерлар буларак катнаша. Чара быел 20 - 23 майда "УФА ЭКСПО" күргәзмә комплексында үтәчәк.
Форумның программасы бай төзелгән, аның эченә пленар утырыш, 56 тематик чаралар: фикер алышулар, халыкара конференцияләр, яшьләр өчен мәйданнар керә. Кадрлар әзерләү һәм биотехнологияләрдән алып технологик суверенитет һәм халыкара хезмәттәшлек мәсьәләренә кадәр тикшереләчәк.
Форумның 26 чарасын һәм фикер алышуларның зур өлешен Вузара кампус резиденты - Уфа дәүләт нефть-техник университеты оештырачак. Бик күп мәсьәләләр беләр берәттән белгечләр импортны алыштыру, нефть һәм газ тармаклары предприятиеләре өчен электр корылмалары базары, нефть һәм газ корылмаларын һәм торба үткәргечләрне тутыгудан саклау, экологик хәвефсезлек, алдынгы инженер карарлар, сакчыл җитештерү мәсьәләләре тикшереләчәк. Моннан тыш, УДНТУ углерод материаллары буенча "Сюняев укулары" дип аталган конференция оештырачак.
Кампусның икенче резиденты, Уфа фән һәм технологияләр университеты промысел геофизикасында оптоҗепсел технологияләр куллану перспективалары буенча түгәрәк өстәл оештырачак, геологик-геофизик тикшеренүләр темасына багышланган конференция үткәрәчәк.
Күргәзмә комплексы залларында һәм форумның ачык мәйданында нефть һәм газ тармагы яңалыклары һәм казанышлары белән танышырга мөмкин булачак. Экспозициядә Русиянең 40 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Кытай, Белоруссия, Көньяк Корея) 350 компания катнашачак.
Русия нефть һәм газ форумында Русиянең 30 төбәгеннән һәм 10 чит илдән барлыгы 500 федераль һәм төбәк спикерлары катнашачак.
Исегезгә төшерәбез: Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча Русиядә заманча кампуслар челтәре төзелә. 2030 елга кадәр илдә 25 кампус пәйда булачак. Әлеге юнәлеш буенча эшне РФ Хөкүмәте белән РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы алып бара. Әлеге вакытларда "Яшьләр һәм балалар" милли проекты булышлыгында шундый 24 студент шәһәрчеге төзелә. Берсе Мәскәүдә Н. Э. Бауман исемендәге МДТУ базасында тулысынча төзелгән дә инде. 2036 елга кадәр кампуслар саны 40-ка җитәчәк.
Уфада төзелүче Вузара кампус - ул торак биналар, фәнни-уку комплекслары, лабораторияләр, эшлекле зоналар, кибетләр, ямьле скверлар һәм уңайлы кала тормышының башка объектлары белән 4,3 мең кешегә исәпләнгән студентлар киңлеге. Вузара кампус Уфада яшәүчеләр һәм кунаклар өчен ачык булачак.


#молодежьидети
#нацпроектмолодежьидети

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Резидентлар җитди форумга әзерләнә
Резидентлар җитди форумга әзерләнә
Резидентлар җитди форумга әзерләнә
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас