Икътисад
16 Май 2025, 08:55

Башкортстан брендлар бәйгеләрендә алдынгылар сафында

Оештыручылар, катнашучыларга әзерләнүгә вакыт бирер өчен, гаризалар кабул итүне 1 июньгә кадәр озайтты .

Башкортстан брендлар бәйгеләрендә алдынгылар сафындаБашкортстан брендлар бәйгеләрендә алдынгылар сафында
Башкортстан брендлар бәйгеләрендә алдынгылар сафында

Русиядә перспективалы инициативалар һәм үзебезнең ил брендларына ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән күләмле ике проектка гаризалар кабул итү дәвам итә. "Яңа вакыт өчен идеяләр" форумы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә, "Бел безнекеләрне" конкурсы Русиянең иң яхшы товарлары һәм брендларына булышлык күрсәтә. Оештыручылар, катнашучыларга әзерләнүгә вакыт бирер өчен, гаризалар кабул итүне 1 июньгә кадәр озайтты .
Үз идеяңне идея.росконгресс.рф крауд-платформасында бирергә мөмкин. Брендны исә знайнаших.аси.рф. сайтында тәкъдим итәргә мөмкин. Оештыручылар - АСИ һәм ВЭБ.РФ булышлыгында Росконгресс фонды. РФ президенты хакимияте җитәкчесе Максим Орешкин билгеләвенчә, вакытны озайту катнашучыларга сыйфатлы проектлар әзерләү мөмкинлеген бирәчәк, ә иң яхшы тәкъдимнәр кешеләрнең тормышларын яхшырту буенча кулланылышка кертеләчәк.
"Бел безнекеләрне" конкурсы бөтен ил буенча 10 мең гариза җыйган да инде. Шулар арасында Башкортстаннан ( 2,3 меңнән артык гариза), Татарстаннан ( 1,5 меңнән артык) һәм Мордовиядән ( 580). Номинацияләр арасында "Туклану продуктлары" (4 мең гариза), "Креатив" (2,6 мең), "Куллану товарлары" ( 2,5 мең) - иң популярлары. Җиңүчеләр үз товарларын, партнерлар булышлыгында, OZON, Wildberries, Сколково кебек эре челтәрләр һәм маркетплейслар аша тәкъдим итә алачак.
"Яңа вакыт өчен көчле идеяләр" форумы төп 5 юнәлеш буенча эшли. Алар социаль инициативалар, эшкуарлык, технологияләр, кадрлар сәясәте һәм экология. Экспертлар килгән гаризаларны бәяләүдән тыш, аларны тиешенчә эшләп бетерү буенча киңәшләр дә бирәчәк. Иң яхшы проектлар июльгә кадәр формалаштырылачак, ел саен меңгә якын инициативага реаль ярдәм күрсәтелә.

"Молодежная газета" сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас