Икътисад
15 Май 2025, 16:55

Галимнәр дала зоналарын тикшерә

Бу эш экологик максатлардан чыгып эшләнә.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Вузара кампус галимнәре Евразия карбон полигонының дала зоналарында тикшеренүләрне яңартты.

2025 елның вегетация чоры иртә башлану белән Уфа дәүләт нефть техник университетының Декарбонизация технологияләре үзәге фәнни хезмәткәрләре Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Биология институты галимнәре белән берлектә Башкортстанның Урал алды һәм Урал аръягындагы Евразия карбон полигонының дала участокларында комплекслы тикшеренүләрне яңарттылар.

– Республика халыкара климат килешүләренә җитди каравын күрсәтә һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Карбон полигоннарында алынган тикшеренүләр һәм практик тәҗрибә нәтиҗәләрен интеграцияләү перспектив проектлар һәм технологик инновацияләр барлыкка килүне стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк, – ди республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.

Тикшерү нәтиҗәләре деградацияләнгән далаларда туфракның уңдырышлылыгын арттыру, парник газларын йоту технологияләрен эшләү һәм углерод секвестрациясе потенциалын бәяләү өчен кулланылачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Урал аръягы даласы участогында өстәмә сынау мәйданчыкларына төрле сортлы люцерна һәм бөртекле культуралар катнашмасы чәчелгән.

Фәнни эзләнүләр дала экосистемаларын һәм деградацияләнгән авыл хуҗалыгы җирләрен тергезү буенча климат проектларының экологик-икътисади нәтиҗәлелеген исәпләү өчен нигез булачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас