Икътисад
14 Май 2025, 10:43

Бу программа Башкортстанда тагы да ныграк үсеште

Бу программа Башкортстанда тагы да ныграк үсештеБу программа Башкортстанда тагы да ныграк үсеште
Бу программа Башкортстанда тагы да ныграк үсеште

Башкортстан озайлы сроклы саклык акчалар программасы  (ПДС) катнашучылары саны һәм программага кертемнәр суммасы буенча Русиянең ун төбәктән торган  исемлегенә керде.

2025 елның 1 октябреннән гражданнар дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ) белән килешү төзи һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша программада катнаша алачак. Законга кертелгән бу үзгәрешләр Дәүләт Думасы тарафыннан икенче һәм өченче укылышта хупланды.

Яңа төзәтмәләр ташламаларны югалтмыйча килешүне вакытыннан алда өзәргә мөмкин булган суыну чорын кертә. Хәзерге вакытта, әгәр дә катнашучы программадан взнос керткәннән соң чыгарга карар кылса, ул, булачак килешүләрне дә кертеп, дәүләт финанславына хокукын югалта. Шул ук вакытта кешенең берничә ПДС килешүе булган очракта да шундый ук  хәл саклана, һәм ул программаның берсен булса да ябарга тели. Яңа кагыйдәләр нигезендә, катнашучы финанс ярдәм алмаган озайлы вакытлы саклык килешүен өзә алачак һәм, әгәр өзү шул елның 1 апреленә кадәр булган булса, дәүләттән акча көтелгәндә, башка килешүләр буенча дәүләт ярдәмен алуын дәвам итәчәк.

2024 елда Башкортстан халкы 86 мең ПДС килешүе төзегән, ә взнослар суммасы 2,7 миллиард сумга якын тәшкил иткән. Республика программада катнашучылар саны буенча Русиядә сигезенче һәм акча күләме буенча алтынчы урында тора. 2025 елның беренче кварталында 35,7 мең яңа ПДС килешүе төзелгән, һәм алар буенча сумма 690 миллион сумнан артып киткән. Катнашучылар саны һәм акча күләме буенча Башкортстан элеккечә илнең топ-10 төбәгенә керә.

ПДС – ул ирекле программа, аңа теләгән һәркем керә ала. Ул 2024 елда эшләтеп җибәрелгән һәм гражданнарга киләчәктә өстәмә керем алу яки финанс хәвефсезлек мендәрен булдыру өчен дәүләт финанславы ярдәмендә акча тупларга мөмкинлек бирә. Катнашу өчен дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ) белән килешү төзергә һәм взнослар кертә башларга кирәк (елына 2000 сумнан да ким түгел). Бер кеше озайлы сроклы берничә счет ача ала.

Дәүләт шулай ук гражданинның счетын тулыландырачак, катнашуның беренче ун елы дәвамында елына 36 мең сумга кадәр финанслау тәэмин итәчәк. Шул ук вакытта НПФ керемлелекне арттыру өчен акча инвестицияли ала. Шулай ук ПДС кысаларында акчаларны мәҗбүри пенсия страховка системасыннан күчерергә мөмкин.

Барлык кертелгән акчалар, инвестицияләрдән кергән керемне дә кертеп, дәүләт тарафыннан 2,8 миллион сумга кадәр страховкаланган. Программада катнашучылар шулай ук еллык кертемнәр суммасыннан 13% күләмендә вычет алырга мөмкин, бу сумма елына 52 мең сумнан артык була алмый.

ПДСта тупланган акчаларны килешү 15 ел гамәлдә булгач яки  хатын-кызлар өчен 55 һәм ир-атлар өчен 60 яшькә җиткәч алырга мөмкин. Гражданин гомерлеккә яисә кимендә 10 ел ала ала торган айлык түләүләр булырга мөмкин. Акчаны шулай ук иртәрәк алырга мөмкин, мәсәлән, кыйммәтле дәвалану өчен яки туендыручыны югалткан очракта. Башка очракларда акчаларны вакытыннан алда чыгару мөмкин, әмма бюджет өстәмә түләүләреннән һәм инвестиция кеременнән башка. 

Чыганак: "Молодежная газета". 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас