18 апрельдә Республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Дмитрий Платыгин белән очрашты. Абруйлы кунак Уфага "Проффест. Русиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты" Бөтенрусия мәшгульлек ярминкәсендә катнашу өчен килгән. Әлеге чара быелдан алып "Кадрлар" милли проектының "Хезмәт кешесе" федераль проекты чикләрендә үтә.
Очрашу барышында республика белән Русия Хезмәт министрлыгы хезмәттәшлеге, һөнәри белем бирү системасы үсеше һәм икътисад тармагын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.
Радий Хәбиров социаль әһәмияткә ия булган программаларны тормышка ашыруда министрлык ярдәмен билгеләде. Аерып әйткәндә, "Русиядә эш" кадрлар үзәкләре форматы эшли башлаячак халык мәшгульлек үзәкләрен яңарту турында сүз барды.
Республикада яңартылган 50 үзәк эшли дә инде. Быел тагын да 18 офиста яңарту эшләрен төгәлләү каралган. Радий Хәбиров республикада яшьләр белән актив эш алып барылуын билгеләде. Эшнең бу өлешендә республика колледжларын яңарту программасы мөһим роль уйный. Республика сәнәгать предприятиеләрен кадрлар тәэмин итү өчен быел республика колледжларындагы бюджетка укырга кабул итү 2 мең урынга арттырылган. Белгечләрне эшкә уңышлы җәлеп итү эш бирүчеләрнең үзләреннән дә тора. Алар лаеклы хезмәт хакы, социаль яклау чаралары, уңайлы хезмәт шартлары. Күп компанияләр шушы юнәлештә уңышлы эшли.
Русия хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Башкорстанның кадрлар сәясәте нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
БР Башлыгы сайты буенча.
Фото: БР Гаилә,хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.