

"Инвестсәгать"тә туризм өлкәсендә ике проектка өстенлекле статусы бирелгән. Инвесторлар салым ташламаларына, шулай ук җир участокларын арендага рәсмиләштерү мөмкинлегенә ия булачак.
Белоретта 12 катлы апарт-кунакханә төзү күзаллана. Бинада 190 бүлмә, ресторан, конферцияләр үткәрү зонасы һәм башка төрле заманча уңайлыклар булдыру каралган. Кунакханәдә 37 яңа эш урыны барлыкка китереләчәк.
Архангель районында "Инҗәр яссылыгы" ял базасы төзеләчәк. Инвесторга төзелеш мәйданы бүленгән, анда торак модульләр, кафе-рестораннар, сәламәтләндерү блоклары, ял һәм спорт зонасы, экологик сукмаклар ясалачак. Базада 17 кеше эш урыны таба алачак.
Билгеле булуынча, илдә һәм республикада "Туризм һәм кунакчыллык" милли проекты тормышка ашырыла. Аның булышлыгында бер-бер артлы яңадан-яңа туристик юнәлешләр, уңайлы ял урыннары калка.
Фото: drive2.ru