Икътисад
18 апрель 2025, 14:59

Инвесторлар Уфада май заводы төземәкче

Предприятиене "Алга" икътисади зонасында урнаштырырга тәкъдим ителә.

Инвесторлар Уфада май заводы төземәкчеИнвесторлар Уфада май заводы төземәкче
Инвесторлар Уфада май заводы төземәкче

Республикага эш сәфәре белән Кытай һәм Төркия инвесторлары килде. Алар безнең төбәктә май сыгу заводын төзүдә катнашмакчылар. Предприятиене "Алга" икътисади зонасында урнаштырырга тәкъдим ителә.
"Алга" аерым икътисади зонасы резидентларына салым һәм таможня ташламаларын бирә, тимер юлны да кертеп, мәйданнары кирәкле инфраструктура белән баетыла.
Башкортстанда май сыгу заводын булдыру проекты белән "Инвестсәгать"тә "Абсолют Альянс" компаниясе таныштырган булган. Проектка кытай һәм төрек партнерларын җәлеп иткәннәр. Әзер продукция Русия кулланучыларына һәм Кытайга озатылачак.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас