

Бүген, 18 апрельдә, республиканың 63 мәйданында "Проффест. Русия эше. Мөмкинлекләр вакыты - 2025" Бөтенрусия мәшгульлек ярминкәсе эшләде. Бөтен республика буенча 730 эш бирүче 14 меңнән артык вакансия тәкъдим итте. Хезмәт баскычы вакыйгасының төбәк этабында "Кадрлар" милли проекты чикләрендә Русия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Дмитрий Платыгин катнашты. Кунак Башкортстанны хезмәт кешесен данлаучы федераль бәйгеләрдә актив катнашучы республика дип бәяләде. Өстәвенә, республика мәшгульлек үзәкләре комплекслы яңарту проектын үткән.
БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова республика мәшгульлек базарындагы хәлләр турында сөйләгәндә, бүген хезмәт базарында эшче куллар җитешмәве күзәтелүен билгеләде. 2025 елның 1 апреленә республикада эшсезлек дәрәҗәсе 0,43 процент күләмендә билгеләнгән. Бу вакытка эш белән тәэмин итүчеләр 40 меңгә якын вакансия булуын белдергән. Эшкәртү, энергетика, файдалы казылмалар табу предприятиеләре кадрлар ихтыяҗлыгы кичерә.
Республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары күрсәтелә. Төбәк бюджеты исәбенә аларга һөнәри белем алуга сертификатлар бирелә. ВЯТ мәйданында тантаналы шартларда 4 махсус операция ветеранына 50 мең сум номиналындагы исемле сертификатлар тапшыру вакыйгасы булды.
БР Хөкүмәте сайтыннан.