

18 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Салават районында төзелүче "Иркен сулыш" глэмпингын карады. Яңалык "Янгантау" геопаркы янында урнашкан.
Йөрүзән елгасы ярында төзелүче глэмпинг 11,6 гектар җирне били. Төзелеш эшләре тәмамлангач, биредә 46 эш урыны булачак.
Әлеге инвестпроект 2023 елда "Инвестсәгатьтә" өстенлекле проект итеп каралган булган. "Азат ачык шифаханә" компаниясе җитәкчесе Дмитрий Масков белдерүенчә, андагы эшләрнең беренче этабы тәмамланган. Мәйданда 30 - 40 урынга ел әйләнәсендә эшләячәк 10 торак модуль төзелгән. "Иркен сулыш" глэмпингының үзенчәлеге шунда ки, ул - Русиядә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булганнар өчен проектланган беренче рекреацион объект. Глэмпинглар пандуслар, киң ишек уемнары, Брайл шрифты белән навигация билгеләре һәм башка элементларга баетыла.
Радий Хәбиров модульләрнең берсен карады һәм эшкуарлар белән инвестпроектның арытабангы перспективаларын тикшерде. Әйтик, компания якындагы 2 елда тагын да 60 урынга 16 йомры объект, мунча, бассейн һәм кинотеатр төзиячәк. Глэмпинг беренче кунакларын быел җәй каршы әзер булачак.
Дмитрий Масков глэмпинг-паркка алып баручы юлны төзүдә ярдәм кирәклеген белдерде. "Сез инвестицияләр белән киләсез, без кирәкле чаралар белән ярдәм итәбез. Бу - нәкъ шундый тарих. Кунакларга уңайлы да, җайлы да булсын өчен юлны эшлиячәкбез. Аның белән ел әйләнәсенә файдаланырга туры киләчәк бит", - диде Радий Фәрит улы.
Искә алыйк, Башкортстанда барлыгы 20 районда 120 глэмпинг эшли. Тагын да унбишне ачу планда тора.
БР Башлыгы сайтыннан.