Икътисад
8 апрель 2025, 15:18

103 ил белән эшлибез

Башкортстан 103 ил белән халыкара, тышкы сәүдә элемәтәләрен тота.

103 ил белән эшлибез103 ил белән эшлибез
103 ил белән эшлибез

 

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров дустанә илләр белән бәйләнешне үстерүне бүгенге көннең иң әһәмиятле бурычы дип атады.

  • Глобализация һәм халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү шартларында тышкы икътисади бәйләнешләр актуаль гына түгел, ә иң кирәкле чара булып тора, - диде ул. – Былтыр тышкы сәүдә әйләнеше 6,4 процентка артты. Экспорт – 4,2, импорт – 12,2 процентка күбәйгән. Без Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия белән актив эш алып барабыз.

“Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм удышлы эшкуарлык” милли максатка ярашлы  “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты гамәлгә ашырыла.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас